Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Татлы бәйрәм

20 июльдә яңа күңелле бәйрәм - Халыкара Торт көне билгеләп үтелә башлады. Яңа Чишмәнең РМЙ каршындагы мәйданда да шушы бәйрәм оештырылды, дип хәбәр итте редакциягә РМЙ методисты Ләйсән Шәйхетдинова.

Район мәдәният йорты хезмәткәрләре өлкәннәр һәм балалар өчен уеннар, бәйгеләрне үз эченә алган мавыктыргыч күңел ачу программасы оештырдылар. Артистларыбыз Ләйсән Шәйхетдинова, Анна Суворова, Линар Хәлиуллин, Альбина Адиева, Илназ Шәйхетдинов һәм яшь йолдызчык Чулпан Юсупова район халкын шушы бәйрәм белән котлап, үзләренең җырларын бүләк иттеләр. Үз эшенең чын осталары Елена Краснова, Ләйсән Шәйхетдинова, Нара Арутюнян үзләренең кулинарлык сәләтләрен күрсәттеләр.
Химаячеләребездән бүләк ителгән татлы һәм тәмле тортларны авыз итеп карау бәйрәмнең кульминация ноктасы булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев