Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

«Татмедиа» АҖ журналистларны Сабантуйга җыйды

15 июльдә Байлар Сабасында беренче тапкыр «Татмедиа» АҖнең 15 еллыгына багышланган журналистлар Сабан туе узды.

«Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев һәр редакция үзен күрсәтә алсын өчен мондый зур форматтагы Сабан туеның әле бер тапкыр да уздырылмавын билгеләп үтте.
ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре буенча ТР Президенты каршындагы комиссия рәисе Марат Әхмәтов барлык җыелучыларны да Татарстан җитәкчелеге исеменнән сәламләде. 
«Татмедиа» АҖнең генераль директоры Шамил Садыйков һәр журналистка, «Татмедиа»ның һәр хезмәткәренә дә рәхмәт сүзләрен җиткерде.
Тантана мәйданда җыр - биюләр, гармун көйләренә үрелгән театральләштерелгән бүләкләр җыю күренеше белән башланып китте. Аннары Татарстан Республикасы әләме күтәрелде. 
Мәйданда традицион уеннар үткәрелде: кашыклар белән, капчык һәм ласта киеп йөгерү, чүлмәк вату һәм капчык белән көрәшү, утын кисү, сумо көрәше. Өч мәйданчыкта волейбол буенча «Татмедиа» беренчелеге узды. Батырлар көрәштә көч сынашты.
Эшлекле программа кысаларында Марат Әхмәтов мәгълүмат чараларының баш мөхәррирләре белән очрашты. Алар узган язылу кампаниясе нәтиҗәләре һәм милли проектларны гамәлгә ашыру тәҗрибәсе турында фикер алыштылар. Иң яхшы басмаларның мөхәррирләре бүләкләнде. 
Исегезгә төшерәбез, «Татмедиа» АҖ ТРның Беренче Президенты Минтимер Шәймиев Указы белән 2007 елның 1 октябрендә оештырылган иде. Хәзер бу республикада иң зур төбәк медиакомпаниясе, аның составына 65 филиал керә, анда 1,6 меңнән артык кеше эшли.
Акционерлык җәмгыятенең медиаресурсына 98 район, шәһәр һәм республика газетасы, 17 журнал, 19 телеканал, 14 радиоканал, 79 сайт һәм социаль челтәрләрдә 350дән артык профиль керә. «Татмедиа» АҖ газеталары татар, рус, чуаш һәм удмурт телләрендә бастырыла.
«Татмедиа» АҖ Интернет-массакүләм мәгълүмат чаралары «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы, шулай ук 78 сайт белән тәкъдим ителгән, узган елда аларга кереп караучыларның гомуми саны - 74 млн. кешегә җиткән, дип хәбәр итә «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев