«Теремок» балалар бакчасында Нәүрүз бәйрәме үткән
Бу хакта редакциягә тәрбияче Рамилә Сөләйманова хәбәр итте.
- Элек-электән мөселман халыклары 21-22 мартта - язгы көн белән төн тигезләшкән көнне Нәүрүз дип аталган бәйрәмне оештырганнар. Кешеләр шатланып язны каршы алганнар, бер-берсенә бәхет, сәламәтлек, мул уңыш теләгәннәр. Бу бәйрәм әле язгы кыр эшләре башлануын да хәбәр иткән. Бу көнне халык басуга язны каршы алырга җыелган, күңел ачкан, җырлаган-биегән, төрле уеннар уйнаган һәм коймаклар белән сыйланган.
-Безнең «Теремок» балалар бакчасында төрле яшьтәге балалар йөри торган өлкән төркемдә тәрбияләнүчеләр дә Нәүрүзне күңелле билгеләп үттеләр. Балалар янына кунакка яз эзләүче аю һәм төлке килделәр. Яз кызы - Нәүрүз килеп, җылылык һәм шатлык бүләк итте.
Балалар шигырьләр сөйләделәр, татар телендә җырладылар, татар биюен башкардылар, «Түбәтәй» татар халык уенын уйнадылар, кашыкка йомырка салып йөгерделәр, аркан тартыштылар, барлык уеннарда һәм эстафеталарда зур теләк белән катнаштылар. Бәйрәмдә алар татар халкының гореф-гадәтләре, ата-бабаларыбыз Нәүрүзне ничек билгеләп үтүләре турында күп нәрсәләр белделәр.
Мондый фольклор бәйрәмнәре халыклар арасында дуслыкны ныгытырга ярдәм итә, халык бәйрәмнәренә, татар теленә мәхәббәт һәм кызыксыну уята.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев