Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Террорчылыкка каршы

Барлык объектларның сакланышына игътибар итегез

Районның террорчылыкка каршы комиссиясенең (ТКК) чираттагы утырышында объектларны саклауның актуаль мәсьәләләре каралды. Утырышны комиссия рәисе, район башлыгы Вячеслав Козлов үткәрде.
Сайлау алды чорында һәм 10 сентябрьдә - бердәм тавыш бирү көнендә терактларны кисәтү һәм җәмәгать иминлеген көчәйтү чаралары турында Яңа  Чишмә ЭЭМБ начальнигы урынбасары Артем Зиновьев хәбәр итте. Бу көннәрдә халык дружиначыларын җәлеп итеп, көчәйтелгән патруль төркемнәре кизү торачак, тавыш бирү уза торган биналарның иминлегенә аерым игътибар биреләчәк.
Яңа Чишмә өлкәннәр һәм инвалидлар өчен Интернат-йорт директоры Залина Лизунова интернат-йортның террорчылыкка каршы сакланышы турында сөйләде. Интернат тимер-бетон койма белән әйләндереп алынган, тәүлек әйләнәсе сак эшли, 11 видеокамера урнаштырылган, даими рәвештә инструктажлар һәм өйрәнү эвакуацияләре үткәрелә.
Мәгариф учреждениеләре хезмәткәрләре һәм персоналы эшчәнлеге буенча өйрәнүләр үткәрү нәтиҗәләре турында мәгариф бүлеге начальнигы Анна Бутина җиткерде. Барлык хезмәтләрнең мәктәпкә кораллы һөҗүм вакытында һәм шартлаткыч җайланманы табуда бергәләп эш итүләре турында видеоролик күрсәтелде.
Дини корылмаларның, ягъни мәчетнең иминлеге нинди,  бу хакта районның имам-мөхтәсибе Раил Фәгыйзов хәбәр итте. 12 мәчетнең икесендә видеокүзәтү бар (Яңа Чишмә мәчетенә 10 видеокамера урнаштырылган). Территорияләр, биналар, чардаклар, подваллар көн саен контрольдә тотыла, даими рәвештә терроризм һәм экстремизм куркынычы турында вәгазьләр сөйләнә. Барлык мәчетләр төнгә бикләнә, эвакуация юллары һәм запас чыгу юллары даими тикшерелә.
МОНД инспекторы Александр Завалишин сайлау алды чоры объектларының янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча тикшерү нәтиҗәләре турында җиткерде. Кисәтүләр булмаган.
Утырышны тәмамлап, район башлыгы фикер алышу темасының мөһим һәм актуаль булуын билгеләп үтте. Утырышта катнашкан кече нефть компанияләре җитәкчеләренә мөрәҗәгать итеп, ул нефть объектларының ныгытылуын һәм саклануын аерым ассызыклады, шулай ук АҖ башлыкларына чит, таныш булмаган кешеләр булу-булмауга игътибар итәргә кушты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев