Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Техника зур булмаса да, бар эшне дә башкара

Екатерина Бистәсендә яшәүче Алексей Зяблов «Социаль контракт» дәүләт программасы буенча мини-трактор сатып алган.

Үзмәшгуль буларак теркәлгәннән соң, ул май аенда 250 мең сумлык субсидиягә трактор сатып ала.

...Хуҗалык корылмаларының берсе янында аның өр-яңа кызыл Shifeng SF 240 мини-тракторы тора. Аның янында трактор өчен тагылмалы җиһазлар да бар. 

Техника зур булмаса да, бар эшне дә башкара 

— Фреза, уракны үз акчама сатып алдым, — ди хуҗа. — Хәзер ир-туганымның улы СВОда, аның автомобиль өчен иске тагылмасы бар. Миңа: «Кирәк булса, ал» дигән иде. Шуңа күрә мин тагылма өчен элгеч эретеп ябыштырдым.

Техника зур булмаса да, бар эшне дә башкара 

— Нинди техника сатып алганыгызны сөйләгез әле?

Техника зур булмаса да, бар эшне дә башкара 

— 24 ат көченә ия булган Кытайда җитештерелгән мини-трактор. Ул бер үк вакытта трактор да, мотоблок та кебек. Аның ярдәмендә җирне сукалап, тырмалап, йомшартып та, мин әйткәнчә, йөк ташып та була. Түтәлләрне казымыйм дисәң — шушы техника белән казып — сукалап чыгасың. Бу трактор зур булмаган шәхси участоклар өчен менә дигән техника. Кечкенә габаритлар агачлар күп булган бакчаларда, хәтта ферма, ат абзары эчендә дә эшләргә мөмкинлек бирә. 

Техника зур булмаса да, бар эшне дә башкара 

— Хәзергесе вакытта сез трактордан ничек файдаланасыз? Халыкка ниндидер хезмәтләр күрсәтәсезме?

— Күптән түгел авылдашыма булыштым. Ул төзелеш эшләре алып бара, мин ЖБИ-конструкцияләрне ташыдым. Өйдә чүп-чарны чүплеккә илттем. Екатериналылар бәрәңгене җыеп алгач, бакчаларны сөрә башлаячакмын. Трактор үзе тиз йөри, башка авылларга да бара алам. Җирне көздән эшкәртеп калдыру бик мөһим: уңыш артачак, ә чүп үләннәр азрак үсәчәк. Пенсионерларга утын да китерә алам.

— Кышын трактор эшсез генә торачакмы?

 Юк инде, эшләячәк, — дип елмая Алексей. — Кышка таба тракторга территорияләрне кардан чистарту өчен җиһаз (нож-отвал) урнаштырырга ниятлим. Трактор кечкенә булганга, зур юлларны чистарта алмам инде, әмма ишегалларын кардан чистарту минем өчен җиңел булачак.

— Сез, автомеханик буларак, техникага үзегез хезмәт күрсәтә аласыздыр, мөгаен?

— Әлбәттә, мин бит һөнәрем буенча механизатор. Күп еллар тракторларда да, комбайннарда да эшләдем. Элек мин яшәгән «Акташ» совхозында безнең шефлыкка алынган хуҗалык бар иде. Мин анда һәр җәй саен комбайнда эшли идем. 

— «Социаль контракт» программасы турында кайдан белдегез?

— Авыл җирлеге башкарма комитетында, элеккеге АҖ башлыгыннан — ул минем туганым.

— Дәүләт тарафыннан сезгә сатып алу өчен субсидия тәкъдим ителде, ә нинди дә булса шартлар куелдымы?

— Миңа салым түләргә куштылар, мин май аенда тракторны сатып алуга салымны үзмәшгуль буларак түлим.

— Димәк, сез әлегә үзегезнең "тарифлар челтәре"н расламадыгызмы?

— Әлегә юк. Барысы да ихтыяҗга бәйле. Конкуренция дә бар. Авылда шәхси тракторлар байтак бит. Ләкин минем хезмәтләр халыкка кирәк булыр, дип өметләнәм.

Сорауларны Ольга Иванова бирде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев