Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Әти-әни сөйгән ярыма каршы. Нишләргә???

Ике яшь йөрәкнең кавышуына әти-әнинең каршы булуы, аларны аерырга тырышуы – еш очрый торган күренеш. Мондый очракта нишләргә соң?

Педагог-психолог Гөлүсә Низаметдинова белән киңәшләштек:

- Беренчедән, парлар бер-берсенә якын, кадерле кешеләрен тапканга мин чын күңелдән шатланам. Икенчедән, кайбер әти-әниләр балаларының ничек яшәргә тиешлеген яхшырак беләбез дип уйлый. Әмма бу дөрес фикер түгел!

Һәркем үз сөйгән яры белән бәхетле булырга, яратып һәм яратылып яшәргә тиеш. Шуңа да бернигә дә карамый өйләнешергә, балалар табарга, матур тормыш корырга кирәк! Әти-әни вакыт узгач, барысын да аңлар, кабул итәр. Бу - Сезнең тормыш һәм аны ничек үткәрергә икәнен бары тик сез генә хәл итәргэ хаклы!

Туйлар узгач:

1. Әти-әнигә кунакка барыгыз.

2. Өй эшләрендә бераз ярдәм итегез.

3. Кияү бакча, ир-ат эшләрендә ярдәм итсен.

4. Әти-әнине яратуыгызны, хөрмәт итүегезне күрсәтегез! Үпкәләрне кичерегез!

5. Әти-әнигә бер-берегезне начар итеп сөйләмәгез! Бәхетле булыгыз!

Чыганак

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев