Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Әтиемне искә алып

Кабат  җиргә яз килде. Әтиемне соңгы юлга озатканга да бер ел вакыт узып китте. Дөньямның ике почмагы – әтием  белән әнием (ул күптән – 63 яшендә бакыйлыкка  күчте) урыны бушап калды. Күңелем әле дә шушы авыр  хатирәләрдән арынмаган, күз яшьләре кипмәгән...


Авылда әтием (Тәфкил Вәлиев) ялгызы гына яшәде. Хәле авыраеп, урын өстенә яткач, без, өч туган, киңәшләштек тә,  мин аның янына авылга яшәргә кайтырга булдым, дөресрәге, әтигә ярдәмгә ашыктым. Күршеләребез Сәлимханов Ислам, Мөбарәкшин Ильяс һәм Фәрит Миңнебаевлар да әтием янына кереп, булышкалап тордылар. Бик зур рәхмәт аларга.
Әтием күзен тәрәзәдән алмый язны көтте. Алмагачларына, сыерчыкларга дип, оялар да элеп куя иде ул. Тик аларны көтеп ала алмады. Соңгы көннәренә кадәр умарталары белән хушлашырга ашыкмады, әле мин аларны үзем карыйм, дип өметләнде. Яшәргә, элеккечә эшләп яшәргә теләде ул. Гомере  буе халык өчен борчылып яшәде. Тормышта һәрвакыт дөреслек өчен көрәште. Күпләргә ошап бетмәсә дә, туры сүзле иде. Авыр чакларда авыл кешеләренә күп тапкырлар матди ярдәм күрсәтүен дә халык яшерми сөйләде. Кайда гына эшләсә дә, агрономмы, укытучымы, барысы да әтине яхшы яктан гына искә алалар. Куйган хезмәтләре өчен бирелгән  орден-медальләре костюмын бизәп, истәлек булып тора.
Авырап  киткән чакларда Рашат абыем белән аны Түбән Кама хастаханәләренә алып бара идек. Шулай бервакыт авыруы  көчәйгәч, әтиебезне район үзәк хастаханәсенә салырга туры килде. Аннан кайткач, укучысы баш табиб Рафис Сәлихҗан улын мактап сөйләде ул. Бүтән хастаханәләрдә йөрергә дә кирәк булмаган икән, диеп, укучысы белән горурланды. Әти янында торган Нәфисә апам да район хастаханәсе табибларының, шәфкать туташларының авыруларга карата  шәфкатьле, игътибарлы булуларын әйтте. Әтиемә авыр көннәрдә ярдәм күрсәткәннәре өчен барысына да бик зур рәхмәт. Киң күңелле, мәрхәмәтле күршебез Хамидә апа Идиатуллинага аерым рәхмәт әйтәсем килә. Ул үзе дә инвалид әнисен карый, авыр чакта күршеләргә ярдәм кулы сузарга да беркайчан авырсынмый. Авыр күтәреп умыртка сөяген кузгатып, өч көн кузгала да алмый, урын өстендә яттым. Кешенең ниндилеге шундый чакларда беленә инде ул. Бер аягы авыру әнисе янында булса, икенчесе минем янда булды. Бер эштән дә курыкмый, авыр тормыш йөген берүзе тартып яши ул, Ходай аны исәнлектән аермасын.
Авылда нигезең саклану – бу бәхет дип саныйм. Җир йөзендә аны ялгыш югалткан, бер кайтып килер өчен тилмерүче кешеләр аз түгел. Туган нигез бакчасына  әтинең көздән, тамырга китәрләрме  инде дип, шикләнеп кенә утырткан яшь алмагачлары инде яшел яфракка күмелде. Ул утырткан һәрбер агач әле бик күп еллар аны хәтерләтеп, җимешләре белән сөендерер...
Ә үзенең урыны оҗмах түрендә булсын! 
                   Гөлшат Солтангулова, Зирекле авылы.
                                                 Фото гаилә архивыннан


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев