Яңа Чишмә районы прокуратурасы "Яңа Чишмә муниципаль районы авыл җирлекләрендә муниципаль хезмәт турында"гы район авыл җирлекләре Советлары карарларының законлы булуына тикшерү үткәрде.
Прокуратура тарафыннан әлеге карарларның "Россия Федерациясендә муниципаль хезмәт турында"гы Федераль законга туры килмәве (2017 елның 26 июленнән үзгәрешләр белән) билгеләнде.
Әлеге законның 3 маддәсе нигезендә үзгәрешләр кертелгән һәм чакыру (алу) буенча хәрби хезмәт узмаган (моңа законлы нигез булмаган) дип танылган очракта гражданинның муниципаль хезмәткә кабул ителмәве, ә муниципаль хезмәткәрнең муниципаль хезмәттә була алмавы билгеләнгән. Контракт буенча хезмәт итү чыгарма (исключение) булып тора.
Алда күрсәтелгән үзгәрешләр районның барлык 15 торак пунктында да муниципаль хезмәт турындагы Положениегә кертелмәгән.
Тикшерү нәтиҗәләре буенча алар адресына карарларны гамәлдәге федераль законга туры китерү таләбе белән протест белдерелде.
Прокурор реакциясе актлары карап тикшерү стадиясендә.
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев