Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Тиздән СВО өчен маскировка челтәрләре билгеләнгән урыннарга озатылачак

12 апрельдә Екатериновка авыл клубында маскировка челтәрен үрү эшләре тәмамланган.

Әлеге эшне клуб мөдире Татьяна Леонтьева оештырган. Анда «Фантазерлар» балалар клуб оешмасында шөгыльләнүчеләр һәм авылның битараф булмаган кешеләре катнашкан. 

Бу СВО зонасында булган хәрбиләргә ярдәм итү теләге белән эшләнә. Авылдашлар — хатын-кызлар, әниләр һәм апалар авыл клубында шундый инициатива белән җыелганнар, алар авылның горурлыгы, активистлары. Эштә һәм өй эшләре белән мәшгуль булуларына да карамастан, алар Ватанны саклаучылар өчен маскировка челтәрен үреп бетергәннәр. Әниләр солдатларга кулларының һәм күңелләренең җылысын тапшыралар. Сугышчылар өчен маскировка челтәре ул — бронежилет, дошманнарны алдый, аларның ориентирларын бутый, позицияләрне яшерергә ярдәм итә торган ысул, бомбадан саклану урыны да. Безнең хатын-кызлар сугышчыларыбызны һәм үзләренең улларын пулялардан сакларга телиләр. Хәрбиләребез исән-сау әйләнеп кайтсын, илебезнең күк йөзе тыныч булсын иде. 

Татьяна Анатольевна чарада катнашучыларның барысына да зур һәм катлаулы эштә ярдәм иткәннәре өчен рәхмәт белдергән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев