Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Әҗәтне түләү хаҗәт

"Индивидуаль эшмәкәрләрдән бурычларын түләттерү буенча айлык" кысаларында 12-13 майда РПФ бүлеге Суд приставлары хезмәте белән берлектә усал ният белән бурычларын түләмәгән 13 эшмәкәр янында булды

Нәтиҗәдә Зирекледән Х. Кыямов бурычын түләде, Волчья Бистәсеннән гр. Т. Ереминаның ноутбугы һәм телевизорына (5 мең сумлык) арест салынды, Сөлчәбаштан гр. Г. Ломановага яшелчә һәм чәчәк үсентеләрен саткач, бурычларын түләү өчен өстәмә срок билгеләнде.
Кызганычка каршы, бурычлыларның күбесе теркәлгән адрес буенча яшәми, яки башка районнарда эшлиләр, әйтик, Тубылгы Таудан И. Закирова, Әдәмсәдән Р.Гыйльманов, Шахмайдан Р. Вәлиев һ.б. шундыйлардан. Андый әҗәтләрне һәм аларның мөлкәтләрен эзләүгә бирүгә документлар хәзерләнә.
Айлык азагына чаклы Яңа Чишмәдә яшәүче ИЭ Зайдаров, ИЭ Ибраһимов, ИЭ Кирюшова, ИЭ Ермолаева, шулай ук кайбер авыл җирлекләрендә урнашкан объектларга күмәк рейд үткәреләчәк.
РПФ тагын бер кат исегезгә төшерә, индивидуаль эшмәкәрләрдән кергән иминият взнослары тулысынча аларның лицевой счетларына языла һәм пенсия күләменә йогынты ясый. Эшчәнлек алып барылмаса, кичекмәстән, теркәү органнарыннан исәптән төшәргә, ел нәтиҗәләре буенча 2014 ел өчен декларация тапшырырга (хәтта керем бөтенләй булмаса да) кирәк, шулай булмаганда, 2014 ел өчен РПФ-ка иминият взнослары күләме 138 мең сум тәшкил итәчәк. Бу исә киләчәктә бурычларның артуына һәм әҗәт чокырына батуга китерергә мөмкин.
Лилия ХИРАҖЕВА,
РПФ бүлеге начальнигы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев