“Тоннель” операциясендә алты ЮХК бозучы ачыкланган
Яңа Чишмә ДПС инспекторлары чираттагы “Тоннель” операциясен 23 гыйнварда үткәрде.
“Операция район үзәгендә хәрәкәт кызу булган участокта узды һәм ике сәгать эчендә алты юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозучы ачыкланды. Пассажирлар ташучы автобус туктатылды һәм тикшерү нәтиҗәсендә автобусның дәүләт техник күзәтү узмавы ачыкланды. Биш очракта тәртип бозулар страховка булмау һәм дәүләт номерлары укып булмый торган дәрәҗәдә булуга кагыла,” – дип сөйләде “Яңа Чишмә хәбәрләре” нә ДПС инспекторы Айрат Сатдаров.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев