Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

«Торак һәм шәһәр мохите» илкүләм проекты буенча быел Татарстанда 161 йорт төзеләчәк

Әлеге йортларда 636 фатир — ятимнәргә, шулай ук 8 фатир Бөек Ватан сугышы ветераннарына биреләчәк.

Быел Татарстанда «Торак һәм шәһәр мохите» илкүләм проекты буенча 5159 фатирга исәпләнгән 161 йорт сафка бастырылачак. Аларның гомуми мәйданы 280,5 мең квадрат метрны тәшкил итәчәк.

Әлеге йортларда 636 фатир — ятимнәргә, ә 8 фатир Бөек Ватан сугышы ветераннарына тапшырылачак.

Илкүләм проектны гамәлгә ашыру ярдәмдендә 2020 елда Татарстанда 3767 фатирга исәпләнгән, гомуми мәйданы 216,5 мең квадрат метрны тәшкил иткән 153 йорт төзелгән иде. Шул йортлардан 600 фатир — ятимнәргә, 4 фатир — Бөек Ватан сугышы ветераннарына, 91 фатир — грант алган табибларга, 94 фатир авария хәлендәге торактан күченүчеләргә бирелде.

«Торак һәм шәһәр мохите» илкүләм проекты уртача керемле гаиләләрне торак белән тәэмин итү һәм уңайлы шәһәр мохите булдыру максатын тота.


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев