Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Тормышыңны җимермә

Соңгы араларда иң актуаль проблемаларның берсе - яшьләр наркоманиясе. Күп кенә ата-аналар наркоманиянең куркыныч булуын аңлыйлар, тик халыкның бер өлеше проблеманы күрмәскә тырыша.

Бу проблемадан качуның сәбәпләре төрле: " Бу хакта бар да сөйли, тик якын тирәлектә андый мисал юк әле", "Балаларым артык кечкенә әле", "Баланы бар нәрсәдән саклап калып булмый...", "Минем балам белән алай булмаячак" дигән позициядә торалар.
Өйдәге - гаиләдәге хәлләр шәптән булмаганда да яшүсмерләр наркотик матдәләргә тартылырга мөмкиннәр. Гаиләдә җылылык, ярату җитешмәү дә балада тирә-юньдәгеләрнең игътибарын нинди дә булса юл белән җәлеп итү теләге уятырга мөмкин, шул исәптән социаль яктан тискәре юл белән дә. Даими рәвештә көчәеп торган социаль басым астында яшүсмерләргә ялгызы гына стресс хәлләрдән уңышлы чыгу кыен, аларга гомуми агымга кушылу ансатрак, яшьтәшләре арасында ул модада һәм шулай кабул ителгән. Ата-аналар белән низаг килеп чыккан саен хәвеф дәрәҗәсе арта тора. Баланың тәртибендәге үзгәрешләргә, сәбәпсезгә өйдән чыгып югалып торуларына игътибар итәргә кирәк. Сораштырып карауга усаллана, ярсый башлыйлар, теләсә кайсы очракта алдау юлына басалар, дуслары үзгәрә, телефоннан яшертен сөйләшә башлыйлар, гаилә традицияләре һәм проблемалары кызыксындырмый башлый, якыннарына карата да суына, эмоциональ тотрыксызлык, элеккеге мәнфәгатьләренең бетүе, көннең режимы үзгәрү (көннәр буе йокы симертеп төнлә йөрүләр) сизелә, өйдән акча һәм әйберләр югала башлый.
"Кайгырту" ХСХКҮ-дәге гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге психологы Марина Бутина барлык ата-аналарга тәкъдим итә:
- Әгәр балада берничә билге күренсә, моңа күз йоммаска, баланың тәртибе үзгәрүгә игътибар итәргә, аның үзе белән сөйләшергә яки квалификацияле психологка мөрәҗәгать итәргә кирәк.
- Әгәр бу күренеш баланы уратып узмаса, ул чагында инде махсус үзәкләргә квалификацияле профессиональ ярдәм күрсәтүче наркологларга мөрәҗәгать итәргә кирәк.
"Рәсәй балалары - 2017" ведомствоара комплекслы оператив - профилактик операция кысаларында наркоманиягә каршы профилактика сыйфатында "Кайгырту" ХСХКҮ-нең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгечләре тарафыннан балаларга наркомания, аның сәламәтлеккә зыян китерүе турында мәгълүмат бирүгә юнәлтелгән чаралар циклы үткәрелде.
Социаль хезмәтләр күрсәтелүче гаилә балалары өчен "Без наркотикларга каршы" дип аталган чара үтте, биредә "Кайгырту" ХСХКҮ белгечләре профилактик әңгәмәләр үткәрделәр, анда наркомания, кеше организмына зыянлы һәм аның белән ничек көрәшергә икәнлеген аңлаттылар, нәкъ менә начар гадәтләрдән арынып сәламәт яшәү рәвеше алып барырга өндәделәр. Балалар белән бергәләп "Рәсәй балалары - 2017 - Бергәләп наркотикларга каршы" дип аталган плакат ясалды. Наркоманияне профилактикалау максатларында Яңа Чишмәдә балигъ булмаганнар арасында акция үткәрелде - "Тормышыңны җимермә" дигән мәгълүматый буклетлар таратылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев