Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Тормышны яратучы әбекәй

Шахмай авылыннан педагогик хезмәт ветераны Фәһимә Шакирҗан кызы Кәбирова

10 апрельдә үзенең 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтте

Фәһимә әби элеккечә үз йортында кече улы Ришат белән яши. Анда уңайлы бүлмәләр байтак, ә ул үзе плазмалы телевизор куелган аерым бүлмәдә. Фәһимә әби 95 яшендә дә хәрәкәтчән әле. — Әни һәр эшне дә үзе башкарырга тырыша, — диләр аның турында улы Илшат һәм килене Гөлсинә. — Аның тәмле ашларын, камыр ризыкларын күрсәгез икән сез, ә инде менә хәзер сирәгрәк пешерә, диләр алар.

Биш ел элек алар Ришат белән терлек асраган иделәр, әмма хәзер Фәһимә әбигә бу эшләрне башкару инде авыррак. Ул үзе кибеткә, күршеләргә яки Илшат белән Гөлсинә янына барып кайтала әле.

Күп балалы колхозчылар гаиләсендә туып-үскән Фәһимә әбинең сугыштан соңгы балачагы аның яшьтәшләренеке кебек үк булган. 1945 елда 7 сыйныфны тәмамлаган, сугыш вакытында кырда — ындыр табагында эшләгән. Тумышы белән ул Зәй районының Мәләкәс авылыннан, Шахмайга 1950 елда Алабуга педагогия училищесын тәмамлаганнан соң юллама буенча килгән. Аның хезмәт кенәгәсендә нибары ике язма бар: эшкә алынган һәм пенсиягә чыгу сәбәпле эштән азат ителгән. Педагогик эшчәнлеге башында алты ел биология һәм химия дәресләрен алып барган, ә аннары 32 ел башлангыч сыйныфларны укыткан. Аның булачак ире Тәбрис шул ук елны Шахмайга яшь агроном булып эшкә килә. Алар 23 ел гомер иткәннәр, 1974 елда ире вафат булган. Олы кызлары Гөлшат ул вакытта КДУда белем алган, Илшат армиядә хезмәт иткән, ә Ришатка 15 яшь булган. Тол калган хатынның җилкәсенә кече улын үстерү һәм балаларга белем бирү мәшәкатьләре өстәлгән. Әни кеше барысына да өлгергән. Мәктәптә дә эшләгән, берүзе зур хуҗалык та тоткан, һәрвакыт сыер асраган. Сүз дә юк, балалары да кайтып ярдәм иткәннәр. Нәтиҗәдә, Гөлшат университетны тәмамлап, гомер буе рус теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшләгән, хәзер лаеклы ялда. Илшат та әнисе эзләреннән киткән: 38 ел Шахмай мәктәбендә физиканы укыткан, хәзер инде алты ел пенсиядә. Фәһимә Шакирҗан кызы Шахмай авылында иң өлкән педагогларның берсе. 

Биредә аның элекке хезмәттәше — 96 яшьлек Хәлимә апа Хөснетдинова гына калган. Фәһимә Кәбированың элеккеге укучылары беренче укытучыларын әле дә хәтерлиләр һәм хөрмәт итәләр. һәр җәй саен була торган чыгарылыш сыйныф укучылары очрашуларыннан соң укытучылары янына килеп, хәлен белеп китәләр. Фәһимә Шакирҗан кызы «Хезмәт ветераны» һәм «Тыл ветераны» исемнәренә ия.

Аралашучан әбинең күрше-күләннәре күп һәм барысы да үзеннән яшьрәк, яшьтәшләренең күбесе инде вафат. Җәй җиткәч Фәһимә әби алар белән капка төбендә тормыш, гаилә мөнәсәбәтләре турында сөйләшергә ярата. Аның 7 оныгы һәм 12 оныкчыгы бар, алар да әбиләренә кунакка килеп торалар. Ул әле дә район газетасын күзлексез укый, шөкер, сәламәтлеге дә начар түгел. 

Шуңа күрә без аңа биш ел элек биргән иң тормыш сөючән, актив һәм энергияле озын гомерле хатын-кыз исемен ул 95 яшендә дә раслый. Өлкән яшьтә булуына да карамастан, аның күңеле әле дә яшь.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев