Тормышта иң мөһиме - ялгыз булмау
Яңа Чишмәдә яшәүче тыл хезмәтчәне Анна Васильевна Добрынинага 95 яшь тулды
Бер авылда яшәсәк тә, Анна Васильевна белән нәкъ 5 ел очрашмаганбыз икән, һәм менә очрашкач, мин аның бер дә үзгәрмәгән булуын күрдем. Алай гына да түгел, биш ел элек булган сөйләшүебезнең күбесен хәтерли әле ул: аның 90 яшьлек юбилее алдыннан очрашкан идек.
Аерылышканда киләсе юбилеенда очрашырга сүз куештык, һәм икебез дә үз-үзебездән көлеп җибәргән идек: мин – «ул вакытта лаеклы ялда булам», ул - «аңа кадәр яшимме әле?» - дип уйлаган идек. Менә инде биш ел үтеп тә киткән, һәм без яңадан аның җыйнак бүлмәсендә утырабыз, ул сүзләрне искә төшерәбез һәм яңадан очрашырга мөмкинлек биргәне өчен Ходайга рәхмәт укыйбыз.
Анна Васильевна үзе турында 2020 елның гыйнварында ниләр сөйләгәнен кыскача искә төшереп үтим әле.
Ул Яңа Чишмәдә Петровичевлар гаиләсендә туа. Дүрт бала арасында иң олысы була: аннан соң Костя, аннары Нина һәм сугыш башлангач Надя туа. Әтиләрен фронтка алалар һәм ул өенә кире әйләнеп кайтмый. Аня белән Костя эштән арып кайткан әниләрен нык кызганалар, кулларыннан килгәнчә ярдәм итәргә тырышалар. Әниләренә ярдәм итәргә көч күбрәк булсын өчен, тизрәк үсәргә хыялланалар. 12 яшендә Аня үзен инде олы кеше дип саный, колхозга эшкә керә, бер елдан энесе дә кушыла: өчәүләп хезмәт көннәре эшли башлыйлар.
«Безгә мичкәләргә бәкедән су тутыру һәм бозаулар абзарына алып бару кебек эш ышанып тапшырылгач, үзебезне зур дип саный идек инде, анда өлкән хатын-кызлар бозауларга су эчерә иде. Ул вакытта минем бердәнбер җылы киемем – әниемнең фуфайкасы иде, чыланмасын өчен зур брезент алъяпкыч бәйли идем. Күп еллардан соң авылдашым Ольга Корнилова белән сөйләшкәндә, ул миңа: «Сарык фермасына эшкә килгәндә сиңа 13 яшьләр иде. Хәзер дә әниеңнең фуфайкасында күз алдыма киләсең, кулларың җиңеңнән күренми. Өч ел безнең белән эшләдең, аннары сине сыер савучы итеп күчерделәр...», - дигән иде.
Сыер савучы булып даими эшкә күчергәндә миңа 16 яшь тулган иде инде. Ул елларда сыерларны кышын да Шушмага су эчертергә йөртәләр иде, безгә елгада 20 метр озынлыктагы бәке ясарга туры килә иде. Авыр иде, ләкин мондый хезмәткә мин күнеккән идем инде, икенче сыйныфтан бирле эшләгән бала бит. Ләкин бер салкын көнне минем кулларым бик нык туңды. Сыерлар су эчкән арада, судан юешләнгән кар өстендә күпмедер вакыт хәрәкәтсез басып тордым, сулышым белән кулларымны җылытырга тырыштым. Шулвакыт эчендә минем кирза итекләрем бозга, ә аякларым итекләргә ябышып каткан иде. Итекләрне бозчапкыч белән чабып арындырырга мәҗбүр булдык. Өйдә әни, булдыра алганча, аякларымны коткарырга тырышты. Бәхеткә, бу каты өшүнең ахыры яхшы бетте».
Җәй көне сыерлар хәзерге Сабан туе урынынан да ерактарак утлап йөри, юл буе җырлап баралар. Сыерлар сауганнан соң ял вакытында тау астындагы болыннарда печән чабалар һәм кышка азык әзерлиләр. Печән чапканда да җырларга яраталар. Мөгаен, шуңа күрә дә ул вакытта кызлар барысы да көр тавышлы булганнардыр.
Анна Васильевна 19 яшен-дә кияүгә чыга, ире Александр Добрынин белән бергә терлекчелектә эшлиләр. Бергә 44 ел яшәсәләр дә, балалары булмый, мөгаен, аягына ябышып каткан итекләр гаепледер моңа. Ләкин Анна Васильевна беркайчан да ялгызы булмый: аның үзенең һәм иренең туганнан туган энеләре бар, ана назын ул аларга бирә. Алар да аны бик яраталар, ә аларның балалары аны әби дип атыйлар.
-Анна Васильевна, шушы биш ел эчендә тормышыгызда нәрсәләр үзгәрде?
- Күп үзгәрешләр булды: беренчедән, мин үземнән 10 яшькә кечерәк булган сеңелемне җирләдем. Ул вакытта ук авырый иде, мин аны карый идем. Ә узган ел минем туганнан туган энем Володя да вафат булды (Нюра апа елап җибәрде), аңа 60 яшь тә юк иде әле. Әмма туганнары аны югалтулары турында гел кайгырырга ирек бирмиләр: я сеңелесе Валя Түбән Камага, я оныгы Света Архангел Бистәсенә алып китә. Яңа Чишмәдә дә Нюра апага (аны шулай дип атарга күнеккәннәр) хөрмәт белән караган туганнар күп, янына килеп йөриләр, үзләренә чакыралар.
Бәйрәм өстәле артына юбилее белән котларга һәм аңа изге теләкләр теләргә иң якын кешеләре җыелган. Ә аның өчен язмышның төп бүләге – ялгыз, беркемгә дә кирәксез булмау.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев