Төзекләндерү буенча икеайлык башлана
1 апрельдән 31 майга кадәр районда территорияләрне санитар-экологик тәртипкә китерү узачак.
Традиция буенча, ел саен апрель-май айларында районның торак пунктлары территорияләрен төзекләндерү һәм санитар тәртипкә китерү буенча икеайлык үткәрелә.
22 мартта район башкарма комитеты тарафыннан 2023 елның 1 апреленнән 31 маена кадәр төзекләндерү буенча икеайлык үткәрү турында карар кабул ителде. Бу чорга чараларның җентекле планы төзелде, район башкарма комитеты җитәкчесе Ринат Фәсахов җитәкчелегендә оператив штаб булдырылды.
Чаралар планы буенча территорияләрне, паркларны һәм скверларны, юлларны һәм юл кырыйларын, урман посадкаларын, сулыкларны һәм чишмәләрне, җитештерү базаларын җыештыру һәм чистарту, территорияләрне яшелләндерү һәм агачлар утырту, бина фасадларын ремонтлау һәм буяу, юллардагы чокырларны ремонтлау, зиратларны төзекләндерү һәм чистарту, чәчәк клумбалары ясау, санкцияләнмәгән чүплекләрне бетерү һәм башка эшләр билгеләнгән.
26 апрельдә һәм 12 майда өмәләр үткәрү, шулай ук атна саен административ биналар тирәсендәге территорияләрне чистарту һәм төзекләндерү планлаштырылган.
Ринат Фәсахов җитәкчелегендәге район штабы икеайлыкның барышын контрольдә тотачак һәм координацияләячәк.
Икеайлык барышында район административ комиссиясе даими рейдлар үткәрәчәк, санкцияләнмәгән чүплекләрне бетерү барышын контрольдә тоту өчен мәктәп экопатрульләре җәлеп ителәчәк. Торак пункт территорияләрен төзекләндерү һәм калдыклар белән эш итү кагыйдәләрен бозган очракта штрафлар каралган.
«Яңа Чишмә ТКХ» МУПга һәм «Гринта» ҖЧҖгә махсус техниканың чүп-чарны оператив чыгару буенча нәтиҗәле эшен тәэмин итәргә, контейнер мәйданчыкларын чисталыкта тотарга кушылган. Әйе, без дә - район халкы, коммуналь хезмәткәрләрнең хезмәтен хөрмәт итәргә, чүп-чар тутырылган пакетларны контейнер янына түгел, ә эченә салырга тиеш.
Быел яз иртә килде, бар җирдә дә кар эреп беткән диярлек һәм шуңа да, төзекләндерү буенча эшләрне даими алып барырга кирәк. Барлык учреждениеләр һәм оешмаларның, район халкының уртак эше нәтиҗәсендә без урамнарыбызны, йортларыбызны, авылларыбызны чистарта һәм төзекләндерә алачакбыз. Районда яшәүчеләрнең барысы да старт алачак икеайлыкка актив кушылырлар һәм туган районыбызны төзекләндерүгә үз өлешләрен кертерләр, дип өметләнәбез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев