Соңгы алты елда республика программасы буенча район авылларында төзелгән күп функцияле үзәкләрнең бу инде алтынчысы.
Әлеге матур бинаны торгызу өчен (12 млн. сумнан артыклык) подрядчы ШЭ "Манукян М.У." һәм "Төзүче" ҖЧҖ-гә бер елдан азрак вакыт кирәк булган. Шушы акчаның 11 млн. 636 мең сумы Татарстан бюджетыннан бүлеп бирелгән, 1 млн. 166 мең сумын район керткән.
Клуб һәм китапханәне бер түбә астына берләштергән яңа күп функцияле үзәктә (КФҮ) мәдәни-массакүләм чаралар үткәрү өчен барлык шартлар да тудырылган. Тамашачы залы эстрада һәм халыкның аз мобиль төркеме өчен урыннар белән җиһазландырылган, бинада ярдәмче биналар да байтак.
Заманча КФҮ балалар, яшьләр һәм өлкән яшьтәге кешеләр өчен төрле түгәрәкләр оештыру, җирле иҗат коллективларының репетицияләрен үткәрү һәм чыгыш ясау өчен мәйданчык булып торачак. КФҮ стеналарын үзешчән сәнгатьтә катнашучыларның ("Ак калфак" ансамбле һәм клубның театраль берләшмәсе) фоторәсемнәре куелган мактау тактасы бизи. Яшь талантлар да үсеп килә, бу - "Сәйлән" бию ансамбле, кызлар яңа бина турында бик сөенеп үз фикерләрен белдерделәр: "Монда бүлмәләр бик күп, бик матур, җылы, уңайлы", - диләр. - Элек мин репетициягә клубка йөри идем, аннан соң ташладым - вакыт калмый иде, ә хәзер кабат йөрисем килә башлады, - ди авылда яшәүче Фәнил Кәримов.
Ишекләрне ачу һәм яңа бина бусагасын беренчеләрдән булып атлап керү хокукын бәйрәмнең мәртәбәле кунакларына:ТР мәдәният министры урынбасары Гүзәл Шәриповага, район башкарма комитет җитәкчесе Ринат Фәсаховка, "Нижнекамскгаз" ЭПУ директоры Айрат Токаревка, Тубылгытау АҖ башкарма комитеты җитәкчесе Фәнил Исмәгыйловка бирелде. Аларның барысы да сәхнә түреннән төзүчеләргә рәхмәт белдереп һәм авыл халкын яңа мәдәният үзәге ачылу белән котлап чыгыш ясадылар.
Подрядчы оешма җитәкчесе Мясник Манукян һәм эштә аерылып торган төзүчеләр - штукатур-малярлар Мария Казакова, Славик Вардаян, балта остасы Ваган Симонян объект төзелешенә керткән саллы өлешләре өчен районнан Мактау грамоталары һәм истәлекле бүләкләр белән билгеләп үтелделәр.Казаннан килгән кунак Гүзәл Шәрипова КФҮгә ТР Мәдәният министрлыгыннан бүләк тапшырды - клуб өчен музыка җиһазы сатып алуга акчалата сертификат. Ниһаять, иң тантаналы момент җитте: бина авыл халкына озак еллар һәм нәтиҗәле хезмәт итсен дигән теләкләрен белдереп, Мясник Манукян КФҮ директоры Айгөл Вафинага яңа КФҮнең символик ачкычын тапшырды.
Тамашачы тулы залда район иҗат коллективлары концерты булды. Тубылгытаулыларның шатлыгын уртаклашырга барлык авыл Мәдәният йортлары хезмәткәрләре дә килгән. "Ак калфак", "Архангел чибәре", "Сурэкэ" халык ансамбльләре, Әдәмсә клубы ансамбле, Зинаида Кондеева, Хамис Мөхәммәдиев һ.б. башкарган җырлар да ямь өстенә ямь булды. Тамашачылар - авыл халкы, район үзәгеннән һәм күрше авыллардан килгән кунаклар аларны көчле алкышларга күмделәр.
Ольга ИВАНОВА
Нет комментариев