Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Тубылгы Тау авылы халкы Шушма елгасы ярын чистаркан

Ел саен үткәрелә торган «Россия суы» Бөтенроссия экологик акциясе кысаларында бюджет оешмалары хезмәткәрләре, мәктәп укучылары, авылның битараф булмаган кешеләре Шушма елгасы ярының бер өлешен чүп-чардан чистартканнар.


Мондый чараларда үсеп килүче буын вәкилләренең катнашуы аеруча шатлык һәм горурлык уята. Без авылыбызның табигатен сакларга тиешбез. Әгәр дә һәр кеше үз артыннан чүп-чарны җыештырып калдырса, табигатъ безне үзенең яшеллеге, чиста суы һәм һавасы белән сөендерәчәк.
Чара нәтиҗәсендә 3 капчык чүп-чар җыелган, 300 метрдан артык яр буе территориясе ботаклардан, ауган агачлардан чистартылган. Афәрин! Катнашкан һәркемгә рәхмәт белдерәбез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев