Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Тубылгы Тауда - балалар өчен Сабантуй

Тубылгы Тау авылында, мәктәпнең спорт мәйданчыгында күңелле бәйрәм – “Сабан туе” үткән, бу хакта редакциягә “Тургай” балалар бакчасы хезмәткәре Эльвира Әбүнәгыймова хәбәр итте.

“Күңелле, эчтәлекле, халыкның күңелен күрүче, борынгы әби-бабаларыбыздан ук сакланып килгән бәйрәмебез– Сабантуй. Сабантуй – дус-иш, туган-тумачаларны очраштыра, авыл халкы гөр килеп бәйрәмне каршы ала. Ел саен язгы чәчүләр тәмамлангач, җәйнең кояшлы бер көнендә үткәрелә. Мәйданнар матур итеп бизәлгән, тирә-юнь яшеллеккә төренгән.  Бәйрәм алдыннан "бирнә" җыю авылыбызның күңелле традицияләренең берсе. Балаларга милли тәрбия бирү, халык бәйрәмнәренә кызыксыну уяту, бәйрәмнең үзенчәлекләре белән таныштыру – безнең максатыбыз.

   Балаларны  бу йола белән якыннан таныштыру ниятеннән татар халык киемнәре киеп, җырлый-җырлый, колга күтәреп,   Тубылгытау авылы “Тургай” балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр белән бүләк җыярга чыктык. Кунакка чакырылучылар колга башына чиккән сөлге бәйләделәр, кәрзинебезгә йомыркалар куйдылар. Без аларны балалар белән алдагы көнне булачак “Сабантуй” бәйрәменә чакырдык.

      Балаларга бу күренеш бик ошады. Алар түземсезлек белән  күңелле Сабантуй бәйрәмен көтеп алдылар.

    Бәйрәмебез саф һавада – мәктәпнең спорт мәйданчыгында үтте. Кичәнең беренче өлешендә балалар үзләре өйрәнгән матур-матур шигырьләрен сөйләделәр, “Сабантуй” җырын җырлап чыгыш ясадылар. Аннары алар янына кунакка “татар әбисе” килде. Кечкенә дусларыбызга бәйрәмне ни өчен, кайчан, ничек һәм кайда үткәргәнлеге турында сөйләде.

Бәйрәмнең икенче өлеше ярышлардан торды.

Сабантуй бәйрәмен атлар чабышыннан башка күз алдына да китереп булмый. Халыкта, хәтта “ат чабышыннан башка узган Сабан туе – гармунсыз туй кебек” дигән әйтем дә бар. Балаларыбыз өлкәннәрдән калышмый, Сабантуй бәйрәмен Ат чабышы” белән башлап җибәрдек. Балалар кызыксынып, дулкынлану белән “атлар” ны күзләделәр, иптәшләренә көч биреп тордылар. 

“Чүлмәк вату” ярышы чын мәгънәсендә күңел ачу өчендер, мөгаен. Мәйдан уртасында күзе бәйләнгән килеш таяк белән чүлмәккә сугарга тырышучы балаларны күзәтеп тору үзе бер

күңелле.  Балалар да сынатмады, тырышып-тырышып чүлмәк ваттылар.

Капчык киеп, кашыкка йомырка салып йөгерүдә дә теләп катнаштылар. Биредә, көч тә, җитезлек тә сынала.

“Чиләк белән су ташу”, “Күз бәйләп уенчык кисү” уеннары да балалар өчен кызыклы булды. Алар һәрбер уенда актив катнашып, көч сынаштылар, бер-берсе өчен җан атып тордылар.

Бәйрәмне йомгаклап, балалар татар халык биюен биеделәр. Киләсе Сабантуйларында актив катнашырга сүз бирделәр.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев