Туендыручысын югалту уңаеннан пенсия түләвен озайту турында
Яңа уку елы башлану белән бәйле рәвештә, Яңа Чишмә районында РПФ клиентлык хезмәте туендыручысын югалту уңаеннан пенсия алучыларга шуны искәртә: 18 яшькә җиткәч, көндезге бүлектә уку фактын раслап, пенсия түләүне озайтырга кирәк.
Уку йортыннан белешмә дә шуны раслый, аны яшәү урыны буенча РПФның клиентлык хезмәтенә яки КФҮгә укый башлаган вакытта бер тапкыр бирергә кирәк. Искәртеп узабыз, студент нинди дә булса сәбәпләр аркасында укуын туктатса, кичке яки читтән торып уку бүлегенә күчерелә икән, туендыручысын югалту очрагы буенча пенсия хокукын югалта. Шуңа бәйле рәвештә, Пенсия фондына укуның туктатылу яки башка формасына күчерү турында мөстәкыйль рәвештә хәбәр итү бик мөһим. Башка очракта студент кире кайтарырга тиеш булган акча артык түләнергә мөмкин.
Шунысын да истә тотарга кирәк, нәкъ менә көндезге уку формасы балигъ булган балаларга туендыручысын югалткан яки бөтенләй ятим булган балаларга пенсия түләүне озынайту өчен төп шарт булып тора.
«Россия Федерациясендә хезмәт пенсияләре турында» 2001 елның 17 декабрендәге 173-ФЗ номерлы Федераль закон нигезендә туендыручысын югалту очрагы буенча пенсиягә үлгән туендыручысын югалткан гаиләнең аның тәрбиясендә булган эшкә сәләтсез әгъзалары хокуклы. Мондый дип балигъ булмаган балалар (алар 18 яшькә җиткәнче), шулай ук барлык типтагы һәм төр белем бирү учреждениеләрендә көндезге формада укучы балалар (уку тәмамланганчы, әмма алар 23 яшькә җиткәнче) таныла.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев