Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Туган авылга тугрылык: сигез ел намуслы хезмәттә

21 апрельдә Җирле үзидарә көне билгеләп үтелә

Петропавел авыл җирлеге башлыгы Дмитрий Никитин – куелган бурычларны тиз арада нәтиҗәле башкаручы җитәкчеләрнең берсе. Аның тормыш кредосы – бүген эшләргә мөмкин булганны иртәгә калдырма.

Туган авылга тугрылык:  сигез ел намуслы хезмәттә

Район җитәкчелеге дә аның турында шулай сөйли, Петропавел Бистәсе һәм Андреевка авылы халкы да шулай ди.

2017 елның февралендә авыл җыенында җирле үзидарә башлыгы вазыйфасына халык Дмитрий Никитин кандидатурасын тәкъдим итә, ә район җитәкчелеге халыкның бу теләген хуплап каршы ала.

- Мин ул вакытта Әлмәттә «СМП-Нефтегаз»да машина йөртүче булып эшли идем, авылда яшәп, биредә үз йортымны салу белән мәшгуль идем. Бу тәвәкәллек сорый торган эшкә мине озак үгетләргә туры килмәде: үземнең көчемне һәм нинди шартларда эшләргә туры киләчәген уйлап карадым да ризалаштым.

- Дмитрий, сез үзегезнең һөнәри эшчәнлегегезне үзгәртеп, нәрсә  оттыгыз һәм ниләр югалттыгыз?

- Бүген, бу вазыйфада сигез ел эшләгәннән соң, мин күп кенә фикердәшләр таптым дип әйтә алам. Нәкъ менә алардан команда оешты, ул үз өстенә авыл җирлеген үстерү һәм авыл халкы өчен яхшы шартлар тудыру өчен күпсанлы бурычларны хәл итү өчен эшли. Югалтуларга килгәндә, тынычлыгымны югалттым, - дип җавап бирде авыл җирлеге башлыгы үзенә хас турылык һәм ниндидер үзирония белән.

- Фикердәшләрегез командасына кемнәр керә?

- Аңа эшчәнлекнең төрле өлкәләрендә эшләүче, ләкин уртак максат белән берләшкән кешеләр керә. Алар бүген бюджет оешмаларында җитәкче вазифаларын башкаралар, эшмәкәрләр, авыл хуҗалыгы предприятиеләре, нефть оешмалары җитәкчеләре, җирлек советы башкарма комитеты штатында эшлиләр, җирле Совет депутатлары булып торалар. Безнең команда 15 кешедән тора, һәркайсы үз идеяләрен кертә, максатлар куябыз һәм бергәләп проектларны гамәлгә ашырабыз.

Ел саен мондый проектлар белән грант конкурсларында катнашабыз һәм шул вакыт эчендә авыл җирлеге казнасына 9 миллион сумга якын акча китердек. 

Үз проектлары белән безгә Петропавел Бистәсеннән чыккан, районнан читтә яшәүче кешеләр дә мөрәҗәгать итә. «Слободское кольцо» проекты гамәлгә ашырыла инде, аның кысаларында «Авыл көне»ндә бездә халык җыры фестивале уза, бу безнең бәйрәмне киңрәк һәм кызыклырак итә. Сөйләве иртәрәктер бәлки, әмма без Сарман чишмәсен төзекләндерү проекты барлыгын ишеттек, ә бу авыл халкының гына түгел, район халкының да күптәнге хыялы.

Без откан Экология грантларына Петропавел авыл җирлегендә паркны төзекләндердек, мәйданчык өчен тротуар плитәсе белән периметрына куярга бордюрлар сатып алдык; уен комплексы урнаштырдык; «Зикеевский» чишмәсенә торба үткәрдек һәм аның территориясен койма белән әйләндереп алдык, урналар белән җиһазладык, таган, беседка, эскәмияләр, мангаллар куйдык.

Ә «Татнефть»тән алынган 8 млн сумнан артык грант Петропавел Бистәсендә су белән тәэмин итү мәсьәләләрен төгәлләргә мөмкинлек бирә (Андреевка авылында бу эш 2017 елга кадәр төгәлләнә). Җирлек буенча тулаем 22 км су белән тәэмин итү челтәренең 250 метрын гына алыштырасы кала, ул бүген проблема тудырмый, әмма үз чиратында аларга да алмаш киләчәк. Шулай булгач, Дмитрий Никитинның 2019 елда «Чиста су» проектын гамәлгә ашыруга алган курсы ахырына якынлаша дип әйтергә була.

«Бүген бу җирлекнең көчен һәм средстволарын авыл эчендәге юлларны яхшы хәлгә китерергә мөмкинлек бирә. Әлеге эшкә юл-урам челтәренә вак таш җәю буенча республика программалары акчалары, шулай ук үзара салым акчалары җәлеп ителә», - ди Дмитрий Сергеевич.

Үзара салым

- Җирлектә яшәүчеләрнең барысы да үзара салым акчасы җыюның мөһимлеген аңлыймы?

- «Әйе» дип әйтергә була: халыкның 99% ы акчаны тоткарлыксыз күчерә, чөнки «Үзара салым» программасында катнашу карары җирле референдумда кабул ителде. 1 процентны референдумга китерергә дә, акча кертергә дә мәҗбүр итеп булмаган кешеләр тәшкил итә.

- Намуссыз авылдашларыгызга сез ничек тәэсир итәсез?

- Сүзсез. Аларның фами-лияләрен «Мактау тактасына» язып куйдык. Халык үз «геройларын» белсен. Шул ук кешеләр җирле хакимияттән юлларны чистартуны һәм башка яхшылыкларны таләп итә ала. Күпмедер вакыт шәһәрдә яшәгәннән соң, авылга кайткач, шәһәр белән авыл арасындагы аерма турында сөйли башлыйлар. Без барыбыз да моны беләбез! Ләкин әгәр сез авыл тормышын сайлагансыз икән, аның кануннары буенча яшәгез дә, – ди авыл җирлеге башлыгы.

Авылда да шартлар яхшы

Дмитрий Никитин үзе тамырлары белән туган авылына береккән, аның өйдән китүе һәр очракта кирәклек белән бәйле: башта Казанга - югары белем алырга, аннары Әлмәткә – үз авылында йорт салу өчен акча эшләргә дип кенә китеп тора.

Әлмәттә эшләгәндә дә Петропавел бистәсендә яшәве турында сөйли, чөнки шәһәр ыгы-зыгысында үзен таба алмый. «Ике-өч көнгә балаларыбыз Мария һәм Матвей белән шәһәргә барып кайтабыз. Һәм бу безгә бик җитә», - ди ул.

- Авылда яшәү шартлары күптән инде шәһәрнекенә якын: газ, ут, су, элемтә – барысы да бар. Җылылык күптән инде мичтән түгел. Юллар салабыз. Ял итү зоналары, спорт һәм уен мәйданчыклары – барысы да бар. Сәүдә хезмәте күрсәтүдә дә, медицина өлкәсендә дә, почта элемтәсе хезмәтләренә дә күптән сораулар тумый. Мәдәният йорты, китапханә, мәктәп һәм балалар бакчасы гадәти режимда эшли. Халыкта электр, газ, су белән тәэмин итүдә проблемалар юк. Янгын куркынычсызлыгы мәсьәләсе хәл ителде: гидрантлар, мичкә, ике мотопомпа, янгын җиңсәләре, трактор һәм тракторчы бар.

Җирлек башлыгы Дмитрий Никитинның үзенең дә тракторчы булырга хокукы бар, кирәк була калса, , янгын чыгу турындагы хәбәр булса, үзе трактор руле артына утыра ала.

Җәйге авыл территориясен чабу һәм кышын юлларны кардан чистарту да сорау тудырмый. Һәм бу – иң мөһиме, чөнки безнең максат – авыл халкының уңайлы шартларда яшәве, - ди Дмитрий Никитин.

СВОда катнашучы якташларга ярдәм

Махсус хәрби операция тәэсирендә узган бу еллар шактый катлаулы һәм киеренке булуын да искәртә ул. Югалтуларсыз үтми: алты якташлары яу кырында һәлак була. Ул СВО зонасында хәрби бурычларын үтәүче егетләргә гуманитар ярдәм җыюлары өчен авыл халкына чираттагы тапкыр рәхмәт белдерде.

- Дмитрий, сез үзегез дә гуманитар йөк белән СВО зонасына бардыгыз. Шул хакта сөйләгез әле.

- Әйе, без Луганск һәм Донецк Халык Республикаларында булдык. Макеевкага якташыбыз Николай Арсеньев янына бардык, Амросьевкага техникага запас частьләр китердек. Шулай ук коллегабыз Александр Хорьков янында да булдык. Северодонецкта булган якташыбыз Владимир Малый янына бара алмадык, чөнки заданиедә иде, ләкин аңа гуманитар ярдәм тапшырып киттек. Өйгә кайтырга җыенган вакытта, Николай Арсеньевка ялга приказ килгәнен белдек. Аны һәм бер хезмәттәшен үзебез белән алып кайттык.

Без анда сугышчылары-бызның ничек сугышканын үз күзләребез белән күреп беләбез. Ләкин безнең ярдәмнән башка аларга җиңел булмаячак.

- Авыл җирлеге башлыгы нинди сыйфатларга ия булырга тиеш? Сездә андый сыйфатлар бармы?

- Беренчедән, авыл җирлеге башлыгы күп һөнәрләргә ия булырга тиеш: юрист, психолог, тракторчы булырга, гомумән, башы гына түгел, куллары да эшләргә тиеш. Характерда сабырлык, үҗәтлек, кешелеклелек һәм гаделлек кирәк. Дөресен әйтергә яратам. Һәм моны үземнең эш буенча партнерларымда да бәялим.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев