Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Туган як үзенә дәште

Пенсия - тормышның яңа этабы, аны да лаеклы үтәргә кирәк Кече Ватан

Лаеклы ялга чыгу белән тормыш бетә дигән сүзләр - ялгыш сүзләр ул. Бу дөрес түгел! Яши белгән кеше өчен пенсия - ул тормышның яңа этабы гына һәм аны яңача, җаның ничек тели, шулай үткәрергә кирәктер, мөгаен.  Мәсәлән, Александр һәм Валентина Пашутиннарда лаеклы ялга чыгу белән туган якларына - Петропавел Бистәсенә кире кайту теләге барлыкка килгән, алар үз тормышларын туып-үскән авылларында дәвам итү хакында карар кылганнар.
 Күрше-күләннәр
Александр Пашутин зур гаиләдә тәрбияләнгән. Аларны, җиде баланы, әниләре ялгызы гына үстергән, әтиләре яшьли вафат булган: ул вакытта Александр - унөч яшьлек малай, аның үзеннән олы апасы һәм тагын биш кечкенә эне-сеңелләре булган, шуңа күрә йортта ул ир-ат урынына калган. Бала чагында кышка утыннар әзерләү һәм печән чабу - иң авыр эшләр буларак хәтергә уелып калган.  Александр бик нык әнисен кызганган һәм иң авыр хезмәтне үз өстенә алырга тырышкан. Мәктәпне тәмамлаганнан соң, армия сафларына алынганчы, ул колхоз остаханәсендә токарь булып эшләгән. 1969-71 нче елларда Германиядә хезмәт иткән, ә аннан соң Чистай совхоз-техникумына укырга кергән.  
Валентина Паньшина  үзенең әти-әнисе белән күршедә генә яшәгән, ул Александрдан ике яшькә кечерәк һәм аның сеңлесе Валяның иң яхшы дусты булган. Ә ул елларда кызлар үзара дус кына түгел, ә апа - сеңел кебек булганнар, бер-берсенә көненә ике-өч тапкыр кунакка кереп йөргәннәр. Валентина яшь  чагын искә төшерә: алар, ике Валя, кичләрен Сашаның нинди кызлар белән йөргәнен күзәтә торган булганнар.  Саша шәп егет булса, Валя да  аннан калышмаган - акыллы һәм чибәр кыз булып үсеп килгән. Саша исә үзенә яшьтәш кызларга гына игътибар иткән, ә «кечкенә» күршесен  күрмәгән дә.  
Валя Паньшина мәктәптән соң бухгалтерлыкка укыган һәм Чистай дәүләт банкында эшләгән. Чистайдан Бистәгә кадәр ара ерак түгел, әмма ул хәзер шулай. Ә ул вакытта ял көннәрендә шәһәрдән авылга йөри торган кечкенә генә автобус студентлар белән  шыплап тулып, сәгать ярым кайта торган булган. Шуңа да карамастан, Валя һәр ялны өенә кайтырга тырышкан, Александр да ял көннәрендә авылга кайткан. Алар очрашмыйча калмаганнар. Александр күршесенә - үсеп җиткән чибәр кызга, ниһаять,  игътибар иткән. Алар 1974 елда өйләнешкәннәр.
Механик булып эшләгәндә, Александр Пашутин хезмәтне саклау буенча инженер вазыйфасын да үтәгән. Токарь да булган (хезмәт юлының башында аны токарь эшенә Саша абый Ерохин өйрәткән). Аннары Казан авыл хуҗалыгы институтына укырга кергән. Инженер дипломын алгач, Яңа Чишмәдәге «Сельхозхимиягә» инженер булып эшкә урнашкан.  
Валентина колхоз бухгалтериясендә эшләгән. Ике тапкыр декрет ялына чыккан: 1975 елда Пашутиннар гаиләсендә уллары Евгений, ә 1979 елда Александр туа.  
Икесенең дә эшләре вакыт һәм энергияне таләп иткән, ә өйдә хуҗалык: ишегалды, бакча. Ярый әле күңелне сөендерүче балалары - уллары булган. Әмма аларга да вакыт калмаган диярлек. 
Кайда да яхшы була ала
Валентинаның әти - әнисе авылдан Түбән Камага китә, алар артыннан 1984 елда ике баласы белән яшь Пашутиннар гаиләсе дә күченә.
Түбән Каманың сыекландырылган газ базасында Александр Пашутинга тиз арада өлкән механик вазыйфасын һәм Красный Ключ дигән урында ведомство торагын тәкъдим итәләр (берничә елдан соң бу фатир гаилә милкенә күчә).
Валентина да үз һөнәренә тугры кала: милициягә бухгалтер булып урнаша. Ул эшенең җиңел булмаячагын белсә дә, алай ук авыр буласын күз алдына да китермәгән! Кыскасы, эштә озак тормас өчен, еш кына документларны өйгә алып кайткан. 
«Александр баштан ачуланса да, соңыннан ияләште һәм мөмкин булганча уллары белән үзе күбрәк булырга тырышты, - дип сөйли Валентина. - Яхшы яшәдек: безнең тормыштан авыл мәшәкатьләре югалды, малайлар яхшы шартларда укыдылар һәм үстеләр.  Алар өчен спорт һәм иҗат түгәрәкләренең ишекләре ачылды. Шуңа күрә, үсеп җиткәч, алар тормыш өчен иҗади сәләтле кызларны сайлаганнардыр да. Бүген ике улыбыз безгә биш онык бүләк иттеләр».

Өйдә яхшырак
Лаеклы ялга чыккач, Пашутиннарда үз тормышларына үзгәрешләр кертү һәм тирә-юньдәге мохитне үзгәртү теләге туа. Һәм алар туган якка кайтырга ниятләгәннәр. 
Петропавел Бистәсенә гаилә 2012 елда күченә. Алар авылга кайткач, кул кушырып утырырга җыенмаганнар, авылда күңелсез булмаячагын белгәннәр.  Йорт сатып алганнар, ә ул байтак акча, көч һәм осталык таләп иткән. Һәм пенсионерлар җиң сызганып, эшкә тотынганнар. Бүген аларның матур һәм иркен йортлары яхшы каралган, анда Пашутиннарның үзара тату мөнәсәбәтләренең җылысы сизелеп тора. Валентина туган ягында яңа тормыш башлаган - рәхәтләнеп кухня эшләре белән шөгыльләнә, көнкүрешне бизи, клубка концертларга һәм бәйрәм чараларына йөри.  Ул нинди дә булса йөкләмәләргә бәйле булмаска тели, аңа алар болай да җитәрлек булган, дип әйтә. Хәзер, бу яшьтә, гади һәм тыныч тормыш итү -аның теләге.
Пашутиннарның өендә - шкафта Петропавел АҖ башлыгы Дмитрий Никитинның Рәхмәт хаты тора, анда ул Александр Николаевичка даими ярдәм күрсәтүе һәм авылның иҗтимагый тормышында актив катнашуы өчен рәхмәт белдерә. «Әлбәттә, тырышлыкны күрә белүләре сөендерә, әмма без барыбыз да авылга ярдәм итәргә тиешбез, дип саныйм - бу безнең туган җиребез һәм биредә чиста булырга тиеш», - ди Александр. 
 Ул чаңгы узышларында да катнаша, гитара белән сәхнәгә чыгарга да әзер, ләкин авыру кичергәннән соң, аның ишетү сәләте һәм хәтере начарланган. 
Александр үз проблемалары белән уртаклашты: «Шигырьләр укый башласам, яртысын онытам, гитарада ноталар буенча уйныйм, әмма берникадәр вакыт (язын - җәен) аны кулыма алмасам, ноталарны да оныта башлыйм. Кыш җиткәч, барысын да яңадан өйрәнәм».
 Ул безгә гитарада уйнап җырлап күрсәтте һәм Александрга сәхнәдә дә чыгыш ясарга ярый, дип шикләнмичә әйтергә мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев