Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Туган якны да, әти-әнине дә чит җирдә табып булмый

Бүгенге язмабыз Горшково авылының башта үз халкын шәһәргә «озатуы», ә аннары аларны кире кабул итүе турында.

«Чит җирләрдә яшәп карамаган кешеләр, туган җиренең кадерен белми», - диләр Горшково авылыннан апалы - сеңелле Ахуновалар һәм тагын «Яшь барган саен, туган җиреңнең кадерлеләрдән дә кадерле булуын күбрәк аңлыйсың» дип тә өстәп куялар.

 Бу гаилә белән таныш булуыбыз очраклы түгел, кыз-туганнарның берсе - Антонина Белоусова Горшково авылында актив кешеләрнең берсе. Ул авыл территориясен төзекләндерүдә дә катнаша, хәйрия ярдәме җыюга да кушыла, маскировка челтәрләрен үрә, ә дус хатыннары белән бергә ясаган окоп шәмнәрен санап бетерерлек түгел.

 

Без аның белән үз гаиләсе мисалында авыл кешеләренең Горшководан чит җирләргә чыгып китүләре, ә аннан соң сагынып кире кайтулары турында аралашыр өчен аның кыз туганы Валентинаның өендә очрашырга сөйләшкән идек. Валентинаның сәламәтлеге бераз какшаганга күрә, аның кызы Оля барыбызны да үзенә чакырды. «Сезнең килүегезгә әнием дә бик сөенер», диде ул.

Зур табын артында апалы - сеңелле Валентина, Галина һәм Антонина, аларның дуслары Вера һәм Надежда җыелган иделәр.

Быел Валентина түти үзенең юбилеен билгеләп үтәчәк (августта аңа 80 яшь тула). Ул әти-әнисе Федор Матвеевич һәм Александра Григорьевна Ахуновлар кебек үк, Горшково авылында туган. Язмабызны алар турында сөйләп дәвам итәрбез.

 

Әти-әниләре

 

«Ятим үскән әниебезнең балачагы табиблар йортында уза, ул аларга хуҗалык эшләрендә ярдәм итә, балаларын карарга булыша. Балалар үсеп җиткәч,  йорт хуҗалары кызны барыбер биредә яшәргә калдыралар һәм, алай гына да түгел, аны хастаханәгә эшкә дә урнаштыралар. Шушы кешеләр янында яшәгәндә, әниебез күп нәрсәләргә өйрәнгән, алар аңа медицина белеме алырга да тәкъдим иткәннәр. Шәһәргә күченеп киткән вакытта, алар әнине  үзләре белән чакырганнар, ләкин ул бу тәкъдимнән баш тарткан. Сәбәбе - мәхәббәт булган», - диләр кыз-туганнар. 

 Александра белән Федор өйләнешәләр, 1937 елда аларның кызлары Ираида, 1943 елда - икенче кызлары Валентина туа. Сугыш елларында авыр хезмәт, ачлык, салкыннар - барысы да  аларның җилкәләренә авыр йөк булып төшә...  Ә 1946 елда гаилә үз йортларын төзү өчен акча эшләү нияте белән Саратов өлкәсенә күченергә карар кыла. Биш ел дәвамында хезмәт хакы яхшы булган эштә эшләп, алар акча җыялар, тагын ике кызлары туа. (Люба һәм Галина). Туган авылларына алар инде алтау булып кайталар.

Авылга кайтып төшкән көн Валентинаның хәтерендә яхшы сакланган (ул вакытта аңа 7 яшь була), әмма әти-әнисенең нигә шундый бәхетле булганнарын ул әле аңлап бетермәгән.

1953 елда гаиләдә Антонина туа (өлкән апалары аңа Тоня дигәннәр, ул хәзер дә шулай). Тиздән Ахуновлар яңа йортка күченәләр.

«Әтиебез җәй көне бакча караучысы булды, ә кышын исә фермада эшләде. Әни безне тәрбияләде, хуҗалыкны алып барды». Оля апасының сүзләренә кушылып: «Шура әби медицина өлкәсендә бик грамоталы кеше иде, сәламәтлек какшаган вакытта, ничек һәм нәрсә белән дәваланырга кирәклеген яхшы белде. Бабай үлгәч, ул Ираида апа янына күченде һәм бу өлкәдәге барлык белемнәрен һәм осталыгын аның балаларына мирас итеп тапшырды», - дип сөйләде.

Әтиләре кызларына: «Кая гына барсагыз да, үзегезнең туган җирегезне онытмагыз. Туган якны да, әти-әнине дә чит җирдә табып булмый», дип гел әйтә килгән һәм әңгәмәдәшләрем сүзләренчә, барысында да кече Ватанга карата мәхәббәтләре көчле булган.

Чит илдә яшәп карамыйча, кече Ватанның кадерен белмәсләр иде

Әти сүзе кызларның күңелендә уелып калса да, язмыш бишесен дә авылдан чит җирләргә китәргә мәҗбүр иткән.

 

Кызларның олысы - Ираида Карасева үз авылында савымчы булып эшләгән, Ленино авылыннан нефтьче егеткә кияүгә чыккач, аның белән Әлмәткә китеп барган. Анда аларның балалары, оныклары туган.

Авылга - өйгә еш кайтканнар, балаларын да алып кайтканнар, кайчан да булса туган ягына бөтенләйгә кайту турында да хыялланган. Ләкин авырап китә һәм 2017 елда ул вафат булган.

 

Валентина Назарова ире белән бергә Бурятиягә эшкә алына. Анда егерме елдан артык яшәгәннәр. Туган якларына 1993 елда гына кайталар. Авылда йорт сатып алалар. Аның ире Михаил бульдозерчы булып эшли, пенсиягә иртә чыга, ә эшсез утыра алмыйлар. Балачактан ук авыл хуҗалыгы эшенә күнеккәнгәдер инде. Шуңа күрә байтак кына терлек асрый башлыйлар: сыерлардан алып куяннарга кадәр, ел саен 50ләп каз үстергәннәр. Терлекләргә азык әзерләүдә барлык туганнары, балалары Иван белән Ольга да һәрчак булышып торганнар.

 

Любовь Донова мәктәпне тәмамлагач, дус кызлары белән Чистайга китә, сәгать остасы булырга укый, заводта эшли. Шәһәрдә кияүгә чыга һәм шунда төпләнә. Туган авылы Горшково Чистайдан ерак түгел бит, шуңа да ул еш кына үз авылына һәм туганнары янына кайтып йөргән.

 

Галина Горшкова беркая да китәргә теләмәгән. Мәктәпне тәмамлагач, ул колхозның сарыклар фермасына эшкә урнаша. Монда аның дус кызлары һәм балачактан ук таныш булган яхшы дусты да булган. Аннары алар өйләнешәләр һәм Түбән Камага китәләр. Икесе дә шин заводында эшләгәннәр. Галина Федоровна производство алдынгысы була, аның фотосы шәһәрнең Мактау тактасында урын алган. Алар 1994 елда, лаеклы ялга чыккач кына, туган якларына кайталар. Авылда үз хуҗалыкларын булдыралар.

 

Ахуновларның кече кызы Антонина (хәзер Белоусова) 8 сыйныфны тәмамлаганнан соң фермага әти-әнисенә ярдәм итәр өчен эшкә урнаша. Ләкин Чистайдан ялга кайткан дус кызлары аны үзләре белән китәргә күндерәләр. Чистайда Тоня Александр белән таныша, алар өйләнешәләр, кызлары Светлана туа. Ә бер елдан соң тормыш иптәшен Мәскәүгә укырга җибәрәләр. Ул яшәп торыр өчен фатир алып, гаиләсен дә үзе белән алып киткән. Олы яшьтәге фатир хуҗабикәсе Тоняны бик хөрмәт иткән, чөнки ул аны үз әнисе кебек караган, әби хәтта фатир өчен түләгән акчадан да баш тарткан.

Александр Белоусов шин җыю буенча белгеч дипломын ала һәм аны Түбән Кама шин заводына җибәрәләр. 25 ел алар икесе дә шин заводында эшләгәннәр. Түбән Камада аларның уллары Сергей, Евгений һәм тагын бер кызлары Наташа туган. Наташа кияүгә чыгып, гаиләсе белән Алексеевскига китә, уллары да үз гаиләләрен кора. Пенсионер - Белоусовлар оныклары янына кунакка киләләр, туган якка да кайткалап торалар, кыскасы, барысы да үз чираты белән бара, әмма Тоняның җаны авылга тарта.

«Бервакыт олы апам белән сөйләшкәндә, ул миңа, өйгә кайтыгыз, анда өч кыз-туган бергә булырсыз. Бер-берегезне карарсыз, ярдәм итешерсез, дигән иде». Үзенең Сан Санычын да анда сатыла торган йортны карап килергә күндерә, дөрес, ул анда теләмичә генә бара. Ә авылда: «Ә нәрсә? Миңа монда бик ошый», диде. - Шулай итеп, 2007 елда без Горшковога кайттык. Ирем үзенә ошаган шөгыль тапты, ул җирле чиркәүне төзекләндерү белән шөгыльләнде, аны староста итеп билгеләделәр».

Үзеңнеке үзәктә

Тормыш бер яктан сөендерсә, икенче яктан аларның ныклыгын да сынаган. Башта улы Сергейның хатыны авырудан үлә, кечкенә кызы белән ирен тол калдыра. Белоусовлар улына мөмкин кадәр ярдәм итәргә тырышалар, Катяны тәрбияләүне үз өсләренә алалар. Кыз 1 нче сыйныфка барган елны Сергей үзе дә вафат була. Катюша үсә, кияүгә чыга һәм Яр Чаллыда яши. Ә 2014 елда кече уллары вафат була, кечкенә дүрт баласы белән хатыны тол кала. Һәм тагын, әби белән бабай, күп балалы гаиләне карыйлар, аларга туганнары, күршеләре, дуслары да ярдәм итә.

Әти-әнисе, уллары һәм мәрхүмнәр рухына дога кылу өчен Антонина җирле чиркәүгә йөри, ә җанын тынычландыру, тормышы турында уйлану, балачагын искә төшерү өчен ул Горшково авылына керү юлында үсеп утырган ике зур тал (өянке) янына бара. Нәкъ менә шунда, ата - ана нигезендәге бакчада, әтисе аларны 1958 елда утырткан булган.

 

 

«Бу ике тал - безнең шәҗәрә сакчылары, дип шаярталар апалы-сеңелле Ахуновалар. Бала чагыбыз һәм яшьлегебез монда үтте, ни өчендер нәкъ менә шушы урында бар нәрсә дә искә төшә һәм бу истәлекләрдән йөрәк тә дулкынланып куя», - диләр алар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев