Туган якны өйрәнү музее хезмәткәрләре «Яңа ел фәрештәсе» мастер-классын үткәргәннәр
1 декабрьдән 10ына кадәр ел саен бөтен ил буенча Халыкара инвалидлар көненә багышланган Инвалидлар ункөнлеге уза. Аның төп максаты - сәламәтлекләре буенча мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрнең проблемаларына җәмгыятьнең игътибарын җәлеп итү.
Шушы көн кысаларында туган якны өйрәнү музее хезмәткәрләре Яңа Чишмә районы Интернат- йортында «Яңа ел фәрештәсе» дигән иҗади мастер-класс үткәргәннәр. Интернат-йортта яшәүчеләр үз куллары белән Яңа ел чыршысына элә торган уенчыклар ясаганнар. Уенчык ясау процессы бик кызыклы һәм мавыктыргыч, яңа ел бәйрәмнәре алдыннан иң мөһиме - андый уенчыклар Яңа ел бәйрәмнең тылсымлы атмосферасын булдыра, кәефне күтәрә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев