Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

“Туган ояда киләсе очрашуга кадәр, дуслар!“

Безнең Зирекле музеенда сыйныфташлар очрашуы инде гадәткә керде, - дип язган редакциягә музейның фәнни хезмәткәре Мидхәт Газыймов.

- Әлеге күңелле вакыйга еш булмый, очрашуга барысы да кайта алмаган очраклар да күп. Шундый бәйрәмдә бер генә тапкыр булса да булган кеше ул көнне гомер буена да оныта алмый, чөнки кеше кабат бер генә көнгә үткәндә калган кайгысыз балачакка – мәктәп елларына  әйләнеп кайта.
27 май көнне музейда Зирекле урта мәктәбен 45 ел элек тәмамлаган 10 “в“ (рус классы) сыйныфы укучылары очрашты (1972/ 73 уку елы). Ул елны мәктәпне 57 кеше тәмамлады, шул исәптә 10 “в“дан – 18 кеше. 5-8 сыйныфларда алар 36 ау иде (төрле авыллардан җыелган: Зур Сосновка, Красновидово, Благодатное, Красная Зорька, Өргәнчә, Ерыклыдан). Әлеге  очрашуны үз вакытында КамАЗ да  комсомол-яшьләр бригадасын җитәкләгән, шәһәр советының элекке депутаты, “Эштәге батырлык өчен“ медале белән бүләкләнгән Гөлсем Кыямова оештырды. Очрашуга Түбән Камадан, Яр Чаллыдан, Ханты-Манси милли округы, Мәскәү, Әлмәттән 25 ләп кеше кайта алды. Алар төрле һөнәр ияләре: укытучылар, юристлар, нефтьчеләр, төзүчеләр һ.б. Әлеге очрашу  үз тормышың (гаиләң) һәм уңышларың турында сөйләргә, тәҗрибәң белән уртаклашырга, элемтәдә булу өчен мәктәп елларындагы дусларның телефон номерлары белән алмашырга менә дигән мөмкинлек.
Шушы вакыт эчендә күпләр инде бакыйлыкка күчкән, аларны аерым-аерым искә алдылар, өстәвенә 27 майда Изге Троица көне билгеләп үтелде.
Музейда очрашыр алдыннан кунаклар Зирекле лицее кабинетлары буйлап йөрделәр, укытучыларын искә алдылар. Кунаклар музейдагы Фикерләр китабына: “Балачак еллары үткән урыннар буйлап йөрү, сыйныфташлар белән очрашу бик күңелле булды. Безне бик җылы каршы алдылар. Зур рәхмәт сезгә!“ - дип язганнар. Алар өчен “Еллар аша очрашу“ дип аталган күргәзмә оештырылды, анда мәктәп альбомнары, укытучылар, мәктәп, чыгарылыш укучылары турында материаллар куелды.
Аерылышканда сыйныфташлар бер-берсен югалтмаска, аралар ерак булса да, ешрак очрашырга сүз бирделәр, чөнки гомернең яртысыннан артыгы яшәлгән бит инде.
Туган ояда киләсе очрашуга кадәр, дуслар!
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев