Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

«Туган телемдә яңгыраган горур сүзем калсын җирдә..!»

21 февральдә дөньякүләм туган тел көне билгеләп үтелә

ЮНЕСКО тарафыннан игълан ителгән әлеге халыкара бәйрәм дөньядагы телләрне саклау, аларны киләчәк буынга исән-имин җиткерү макстатыннан оеша. Бүгенге көндә галимнәр Җир шарында 7 меңнән артык тел булуын әйтәләр. Алар арасында миллиардлаган аралашучы һәм шул ук вакытта бер дистә кеше сөйләшә торган телләр дә бар. Хәзерге заманда күпчелегебез ким дигәндә 2-3 телне камил белә. «Һәр халыкның теле үзенчәлекле, күп телләр белү дөньяга карашны киңәйтә, төрле милләт халкының мәдәниятен тирәнрәк белергә ярдәм итә. Ләкин туган тел ул бер генә. Безнең телебез — татар теле. Шуңа күрә һәр татар кешесе үз теленә хөрмәт белән карарга тиеш. Сабыйларыбызның теле туган телдә ачылсын. Телебезнең кулланылыш даирәсен киңәйтү, аны балаларыбызга һәм оныкларыбызга тапшыру — безнең төп бурычыбыз», — ди Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисе В. Г. Шәйхразиев.

Шахмай урта мәктәбе укучыларының иншаларыннан өзекләр дә нәкъ шул хакта.

«Туган телем — бик матур тел. Миңа аны әти-әнием тапшырды, өйрәтте. Җиңел, матур, эчтәлекле тел. Мин туган телемне яратам, бу тел миңа бик кадерле. Мин рәхәтләнеп үз телемдә сөйләшәм...» 
Салахова Камилә, 6 класс

«Һәр бала тугач та әти-әнисен, гаиләсен күреп үсә. Алар бер-берсе белән аралашкан телне тыңлап, аңларга тырыша. Үсеп җиткәч, әнисе сөйләшкән телдә сөйләшә башлый. Туган тел ул — син кечкенәдән өйрәнеп үскән тел. Сиңа бу телдә сөйләшүе җиңелрәк.

Туган авылны, туган җирне, туган телне яратыгыз, башка җирдә сезне туган йорттагы кебек каршы алмаслар...» 
Баһаутдинова Зөлфия, 6 класс

«Кайбер кешеләр үзләренең туган телләрендә сөйләшә, яза белмиләр. Чит илләргә китсәң дә, үз телеңне, илеңне сагынып кайтасың, шуңа күрә телне саклап, яратып яшәргә кирәк...» 
Кәлимуллина Гөлназ, 6 класс

«Минем туган телем — татар теле. Шул телдә беренче сүземне әйткәнмен. Әти-әнием кечкенәдән үз телемне хөрмәт итәргә өйрәтте. Мин үз телем белән горурланам...» 
Ибраһимова Илсинә, 5 класс

«Минем туган телем — татар теле. Мин кечкенәдән үк бу телдә иркен сөйләшәм. Туган телдән дә матуррак тел юктыр. Әгәр кеше үз туган телендә сөйләшмәсә, туганнарын да яратмас...» 
Сәлахова Самира, 5 класс)

«Татар теле шундый матур тел, күпме җырлар, шигырьләр, әкиятләр язылган бу телдә. Хәзерге заманда күп кеше татарча белми, үз туган телләрен оныта. Туган телеңдә матур сөйләшер өчен күбрәк китаплар укырга һәм аралашырга кирәк...»
Сабирова Зәринә. 9 класс

«Һәр кешенең үз туган теле, ә минем туган телем — татар теле. Миннән башка татар телендә биш миллион кеше сөйләшә.
Татар теле ул — бик матур тел. Күп кенә матур әсәрләр, җырлар язылган. Татар җырлары хәзер дә бөтен Россияне шаккаттыра.
Бүгенге көндә татар телен саклаучылар бик аз, күбесе русча сөйләшә. Шундый матур телне югалту килешмәс...» 
Ибраһимов Нияз, 9 класс

«Татар теле диюгә минем күз алдыма газиз илем, татар халкы киеме кигән малайлар һәм кызлар, тәмле токмач, чәк-чәк килә. 
Туган телемне мин, әлбәттә, хөрмәтлим, балаларыма да татар телен өйрәтәчәкмен. Татар баласы итеп үстерүләре өчен әти-әниемә бик рәхмәтле. Татар кызы булуым белән горурланам...» 
Гайфетдинова Кәринә,9 класс

«Хәзерге яшьләр үз туган телләрен сакламыйлар: татар мәктәбендә укысалар да, русча сөйләшәләр. Балалар кечкенәдән русча мультфильмнар карап, русча аралаша. Бу — әти-әниләр гаебе. Алар үз балаларын туган телдә сөйләшергә өйрәтергә тиешләр...» 
Ризванов Раяз, 9 класс

«Тел сөйләм белән генә бәйле түгел, ул гореф-гадәтләр, сәнгать, йолалар белән дә бәйле. Әгәр кеше телен белми икән, димәк, ул үз милләтен дә белми. Андый кешеләр бу тормышта үз урыннарын тапмыйча, югалып калырга мөмкиннәр...»
Ибраһимова Гөлфинә, 11 класс

«Туган телдә сөйләшмәү, аның юкка чыгуы — иң зур проблемаларның берсе. Бу проблема каян барлыкка килә соң? Минемчә, телнең юкка чыгуы балалар бакчасыннан башланып китә. 
Гомумән, барсы да кешенең үзеннән тора. Тел бетсә, милләт бетә, халык бетә...»
Ризванова Ралия, 11 класс

«Аллаһ безгә җан бүләк иткән. Шул җан урынын әниебез алды. Аның авызыннан чыккан моң, тавышлар кешегә дөньяның яңа юлларын ача. Туганнан алып киләчәк тормышына кадәр кеше анасының сүзен отып, үз гомер юлын сыза. Ана теле белән башка гына сыймаслык уйлар барлыкка китерә. Бу тел — туган тел була». 
Гарифуллин Самат, 11 класс

«Тел — халыкның гореф-гадәтен, дөньяга карашын, фәлсәфәсен, кыскасы, бөтен күңел байлыгын мең еллар буена үзенә сеңдереп килеп, безнең заманнарга җиткергән чиксез кадерле хәзинә. Ул үткән белән бүгенгене, бүгенге белән киләчәкне тоташтыручы күпер дә булып тора. „Тел яшәсә, халык та яши, тел бетсә, халык та бетә“ — әби-бабайларыбыз әйтеп калдырган гыйбрәтле сүзләр бу. Бары тик тел ярдәмендә без аларның рухи мирасын өйрәнә, шушы ядкярләрне киләчәк буынга тапшыра алабыз. Туган телне югалту ул — үз-үзеңне, буыннар белән бәйләнешне югалту дигән сүз. Ата-бабаларыбыз алдындагы изге бурычыбызны үтәргә телибез икән, без телебезне сакларга, үстерергә тиеш. Шул вакытта гына безнең телебез ишетеләчәк, мәдәниятебез юкка чыкмаячак. Туган телемдә яңгыраган горур вә иркен сүзем калсын җирдә!»
Ибраһимова Фирүзә, 10 класс

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев