Шахмай авылы халкы бөтен ил белән бергә тарихның данлыклы һәм фаҗигале битләрен үз башларыннан кичереп гомер иткәннәр.
Яңа Чишмә районының шул исемдәге үзәге булып торган Шахмай халкы, моңа охшаш торак пунктларда яшәүче күпчелек халыклар кебек, үз авылларының килеп чыгу тарихын легендалардан һәм риваятьләрдән күбрәк беләләр. Авылның барлыкка килү тарихы моннан 250 ел элеккеге чор тамырларына барып тоташа. Ул чакларда өч елга бергә кушылган урынга (хәзерге авыл нәкъ шул тирәдә урнашкан) Караев исемле кеше килеп урнашкан, торак пунктка нигез салучы кеше дә ул дип санала. Аның Шахмай исемле улы булган, аның хөрмәтенә авыл да соңыннан шулай дип аталган. Акрынлап монда күченеп килүчеләр дә гаилә корып җибәргәннәр, ул вакытларда бу урын аулак, тыныч, зур шәһәрләрдән ерак торган. XIX гасыр ахырында авыл бөтенләй янып беткән. Кешеләргә җәй буе ачык һава астында яшәргә туры килгән. Кабат йортлар төзелә башлый (урман да якында гына була). Шахмай авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Ильяс Гаризов безгә аңлатып үткәнчә, авылдагы ике кеше - Сабир һәм Шакирҗан үзләренең осталыклары, булдыклы булулары белән аерылып торганнар. Сабир сарыклар үрчетү, ә Шакирҗан сәүдә эше белән шөгыльләнгән. Күренекле драматург, шагыйрь һәм публицист Мирхәйдәр Фәйзинең (Фәйзуллинның) туган абыйсы Шакирҗан 1905 елда үз гаиләсе белән Шахмайга килеп урнаша. Сәүдәгәр гаиләсе 1917 елга кадәр ике катлы бинада яшәгән. Бина 1800 нче еллар башында аларның бабалары Әхмәтҗан Фәйзулла улы тарафыннан төзелгән була (архив мәгълүматлары буенча, ул имам - хатыйп булып эшләгән). Бу корылма шунысы белән игътибарга лаек: ул бүгенгесе көнгә кадәр сакланып калу гына түгел, элеккегечә авыл үзәге дә булып тора. Монда Шахмай авыл җирлеге Советы, ә икенче катта - Мирхәйдәр Фәйзигә багышланган авыл музее һәм аерым экспозиция урнашкан. Шулай итеп Фәйзуллиннарның туган йортлары әле дә кешеләргә хезмәт итә. 1917 елдан бу бинада (илле елдан артык) мәктәп, аннан соң тагын кырык ел балалар бакчасы эшләгән. Мирхәйдәр Фәйзи үзе Оренбург губерниясендә туган, әмма, крайны өйрәнүче, музей мөдире Гөлнар Сабирова сүзләре буенча, ул әтисе Мостафа белән Шахмайда ике тапкыр булган. Алар Мирхәйдәрнең бабасының һәм башка туганнарының каберләрендә булганнар. Гомумән Фәйзуллиннарның шәҗәрә агачы бик зур, алар нәселендә республикада да, аның чикләрендә дә күренекле булган кешеләр: танылган композиторлар, язучылар - тәрҗемәчеләр, профессорлар, халык артистлары чыккан. Юкка гына ул, экспонатларның берсе буларак, музейда урнаштырылмаган. Музейны оештыру идеясы авылда яшәүче, озак еллар җирле мәктәп директоры булып эшләгән Әсхәт Шәриповта туа. Әсхәт Шәрипов һәм авылда яшәүче башка кешеләр бөртекләп җыйган экспозицияләр 1914 елдагы вакыйгаларга да юл яра. Гражданнар сугышының фаҗигале еллары Шахмай буенча да үзенең канлы эзен калдырып үткән. Гәрчә сугышчан хәрәкәтләр монда булмаса да, бу урыннардан узган венгрларның кораллы отрядлары авыл халкын тулысынча талап кына калмыйча, хәтта 33 кешене, шул исәптә балаларны да, атып китәләр. Хәзер туганнар каберлеге урынында монумент торгызылган (ясалган).
2011 елда җиде хуҗалык бергә берләшеп, "Сөт иле" - "Яңа Чишмә" ҖЧҖ филиалы оештыралар. Районның авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы Леонид Богомолов сүзләре буенча, бу районда иң зур хуҗалык. Ильяс Гаризов сөйләвенчә, совет власте елларында авылда төзелгән өч мәчет җимерелгән яки яңадан эшләнгән, ә 1920 еллар азагында монда колхозлар оештырыла башланган. Шахмайда комбинат оештырыла, анда берничә гаиләне куып китерәләр һәм аларның мөлкәтләрен җәмәгать милкенә әйләндерәләр. Әмма "Правда" газетасында Иосиф Сталинның "Уңышлардан баш әйләнү" дип аталган мәкаләсе басылып чыккач, комбинат таркалган.
Колхозны ныклап торып соңрак оештыра башлыйлар, аңа башта 18 крестьян хуҗалыгы керә. Колхоз "Ирек" дип аталган, аны авылда яшәүче Вилдан Гыйрфанов җитәкләгән. Бөек Ватан сугышы елларында авылдан ике йөздән артык кеше фронтка китә. Аларның йөздән артыгы һәлак булган яки хәбәрсез югалган.Сугыштан соң монда дүрт колхоз оештырылган булган. Тик, ул чорларда хөкүмәт башлыгы Никита Хрущев тарафыннан үткәрелгән авыл хуҗалыгы предприятиеләрен эреләндерү барышында, барлык дүрт хуҗалык та бергә кушылган. Берничә дистә еллар дәвамында ил таркалганчыга кадәр бу колхоз бик бай булган, аны хаклы рәвештә миллионер колхоз дип атаганнар. 1981 елга кадәр колхозны Гайфетдин Хөснетдинов җитәкләгән. Ильяс Гаризов сүзләре буенча, 1976 елда Шахмай авылы республикада газ кертелгән авылларның берсе булган. Бүгенгесе көндә авыл җирлеге, Шахмайдан тыш, тагы Чаллы Башы һәм Чертуш авылларын үз эченә ала. Авыл җирлегендә 1500 гә якын кеше яши. Һәр торак пункт буйлап өч елга ага, бу елгалар Шахмайда бер елга булып кушылалар. 2011 елда җиде хуҗалык бергә берләшә һәм "Сөт иле" - "Яңа Чишмә" ҖЧҖ филиалы оеша. Агрофирма барлык авыл җирлеге өчен менә дигән эш урыны булып тора - монда 500 гә якын кеше эшли, ә урып-җыю чорында хәтта республикадан читтә урнашкан төбәкләрдән дә комбайнчылар килә. Районның авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы Леонид Богомолов сүзләре буенча, бу районда иң эре хуҗалык. Ул 26 мең гектар җир били, районда исә 88 мең гектар исәпләнә. Монда терлекчелек һәм үсемлекчелек белән уңышлы шөгыльләнәләр. Хуҗалыкта 8 мең баш МЭТ бар, шуның 3 меңе - савым сыерлары. Тәүлегенә 40 тоннага якын сөт савалар, шуның 36 тоннасын эшкәртүгә тапшыралар. Хуҗалык җирләренең күпчелек өлешен бөртекле культуралар, 10 мең гектарга якынын азык культуралары били (бөртеккә һәм силоска кукурузны да кертеп).
Леонид Богомолов сүзләре буенча, хуҗалыкта уртача хезмәт хакы 15 мең 500 сум тәшкил итә, ул үзвакытында түләнә. Сыер савучылар һәм терлекчеләр 30 меңгә якын хезмәт хакы алып эшлиләр . Агрофирма аркасында Шахмай авыл җирлеге бүгенгесе көндә аягында нык торучы хуҗалык - бюджет 70 % агропредприятие күчергән акчадан тора. Соңгы өч ел эчендә үзара салым программасы буенча монда 4 км-га якын юлга вак таш җәелгән. Ильяс Гаризов сүзләре буенча, бүгенгесе көндә агрофирмага да, гомумән авыл җирлегенә дә кардиналь рәвештә комачаулый торган бернинди проблема да юк. Демография ягыннан булса гына инде - халык олыгая, ә яшьләр читкә китүен дәвам итә. Әмма бу проблема гомумфедераль масштабта инде һәм моны дәүләт дәрәҗәсендә хәл итәргә кирәктер, күрәмсең.
Павел Георгиев,
"Республика Татарстан" газетасы
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев