Туганнар өчен дип яшәлгән гомер
Красный Октябрь авылында яшәүче тыл хезмәтчәне Гарифә Заһретдинова тарихы
Сугыш урлаган балачак
Гарифә Заһретди-нованың балачагы Тат.Волчья авылында үтә. Ул вакыттагы күпчелек балалар кебек үк, ярым ач, ярым ялангач булса да, әти-әниләре янында булганда бәхетле була кыз. Сугыш бу гамьсез чакны сызып ташлый: әтисе дә, әнисе дә берьюлы каты чирләп китә, һәм гаилә турында кайгырту дүрт бала җилкәсенә төшә. Олысы Габдуллага ул вакытта 15, кечесе Мингаянга 10 яшь кенә була әле.
1943 елда, 18 яше тулуга, Габдулланы фронтка алалар. Төп туендыручысыннан мәхрүм калган гаилә көчкә-көчкә очын очка ялгап бара. 1945 елда җиңү шатлык китерә – абыйлары исән кайта! Ләкин озакламый әти-әниләре вафат була. Бергә кичергән авырлыклар туганнарны тагын да ныграк берләштерә.
Юллар Уралга илтә
1950 елда энесе Хәмәтҗан вербовка буенча Чиләбе өлкәсенә бензин үткәргеч төзү өчен китә. Гарифә, ялгызы гына җибәрүдән куркып, аның белән бергә кузгала. Вагоннарда яшиләр, еш кына бер урыннан икенче урынга күчеп йөриләр, әле җирле халыкта, әле кырда вагоннарда куналар.
Бер елдан коточкыч хәбәр килеп ирешә: абыйсы Габдулла фронт яраларыннан үлә. «Бу хәбәрне чит җирдә ишетү аеруча авыр булды, — дип искә ала Гарифә апа. - Әмма янәшәдә Хәмәтҗан һәм безгә ярдәм итүче яхшы кешеләр булды».
Өйгә кайту
Хәмәтҗан өйләнә һәм ул гаиләле булып тормышын көйләп бетергәч, Гарифә туган ягына кайта. Ул вакытка кече сеңлесе Мингаян гаиләсе белән «Кызыл Октябрь» хуҗалыгына күченгән була – анда торырга урын һәм эш бирәләр. Гарифә дә аның артыннан иярә. Баракка урнаша (сүз уңаеннан, ул әлегә кадәр шунда пропискада) һәм төрле эшкә йөри башлый.
Утыз ел бер ялсыз кырда, ындыр табагында, фермада, төзелештә эшли. Кирпеч ташый, измә баса, сыер сава – совхозда аның уңган куллары эшләмәгән эш калмый. Эштән соң үзенең буш бүлмәсенә кайтмый, сеңелесе янына – туганының балалары белән гөрләп торган өйгә ашыга.
«Икенче әни»
- Без гаиләдә алтау идек, - дип сөйли сеңлесенең кызы Рауза. - Гарифә апа безнең өчен икенче әни булды. Мәктәптән каршы ала, ашата, оекбашлар бәйли, күлмәкләр тегә. Ул безнең сакчы фәрештәбез иде.
Хатынның тавышы калтырый, ул, күз яшен сөртеп, апасына сыена:
- Әти-әниебез безне берәр шуклык өчен ачулана башласа, апа безне яклап: «Күңел ачсыннар, тыныч вакытта яшәү бәхетенә шатлансыннар, ди иде. Әгәр дә берәр туганыбыз авырып китсә, ул, чирнең чигенүенә ышанмыйча, аның яныннан китмәде. Минемчә, апа безне ташларга теләмәгәнгә кияүгә чыкмады. Хәзер без аны кайгыртуга лаек түгелмени ул?
Пермьдәге рус егете Григорий аның ризалыгын озак көтте, ләкин апа безнең яннан китә алмады.
«Без – аның дәвамы»
Хәзер 94 яшьлек Гарифә быел 89 яшен тутырган сеңлесе Мингаян йортында яши. Аны сеңелесенең кызы Рауза белән аның ире Рафаэль карый. Алар үзләре дә, төньякта эшләп, чирне күп җыйсалар да, Чаллыдагы уңайлы фатирларын калдырып, авылга апаларын карарга күчеп кайтканнар. Ә Мингаян шул ук авылда кече улында яши.Сеңелесе дә, туганнарының балалары, оныклары белән яраткан апалары Гарифә янына кунакка киләләр. Алар барысы да – аның зур гаиләсенең дәвамы.
- Ул без дип яшәде, - ди Рауза. – Хәзер безнең чират.
P.S. Номер әзерләнгән арада редакциягә кайгылы хәбәр килеп иреште: Гарифә апа бакыйлыкка күчкән һәм үз васыяте буенча туган авылы Акбүредә җирләнгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев