Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Туганнарыңа ярату-хөрмәт сүзләрен әйтү мөһим

Үз гаиләсен коргач кына, Татьяна аның кыйммәтен аңлаган.

Гаилә елы

Тормыш аны ничек итеп өйдәге чисталыкны булдыру яки кичке ашны әзерләү турында борчылмаска өйрәткән: аның өчен иң мөһиме — гаиләдәге яхшы мөнәсәбәтләр.

Татьяна 17 яшендә кияүгә чыга. Михаил Мельниковка исә 18 яшь була. Авылдашлары: «Иртә гаилә кормыйлармы? Үзләре дә балалар гына бит әле», — дигән. Хәтта Таняны балачактан ук тәрбияләгән әбисе дә, йомшак кына әйткәндә, шок хәлендә булган. 

Туганнарыңа ярату-хөрмәт сүзләрен әйтү мөһим

«Башта әби миңа бик ачуланды, әлбәттә. Еладым, аннары тынычландым. Аны да аңлап була, ул авыр тормыш юлы үткән бит. Ә инде без гаилә корып яши башлагач ул миңа һәрвакыт ярдәм итте», — ди Татьяна 13 ел элек булган вакытларны искә алып. 

Туганнарыңа ярату-хөрмәт сүзләрен әйтү мөһим

-Мине Михаилның әти — әнисе Андрей Михайлович һәм Наталья Ивановна Мельниковлар үз гаиләләренә яхшы кабул иттеләр. Ә аның тугыз яшьлек сеңелесе Людмила минем өчен дә сеңелем булды. Алар белән без бергә озак яшәмәдек, ләкин бу вакыт эчендә беренче тапкыр мин чын гаиләнең нәрсә икәнен белдем. Алардан мин гаилә мөнәсәбәтләрен генә түгел, ә гаиләдәге мәхәббәтнең барысын да бәхетле итә алуын аңларга өйрәндем. Туганнарыңа синең аларны ничек яратуыңны, хөрмәт итүеңне сөйләү никадәр мөһим икән шул, үз әти-әниемнән мин андыйны белмәдем. 

Таняның балачагы

Таня туып үскән гаиләнең кайчан корылуы һәм ничек гаилә булудан туктавы турында ул Оля әбисе сөйләгәннәрдән генә белә. Таняның әтисе ул 11 айлык чагында фаҗигале төстә һәлак булган. Әнисе бу югалтуны бик авыр кичергән, һәм үзенә дә бу тормышта югалудан башка чара таба алмаган — ул авылдан китә, ә Таняны әбисе тәрбиясенә калдыра. 
Еллар узгач, Танянаның әнисе авылга яңа ире һәм ике улы белән кайта. Әле үзе дә бала гына булган Таня шушы кечкенә Саша һәм Мишаны карый, ә әнисенең билгеле сәбәпләр аркасында балаларны карарга вакыты булмый. Озын сүзнең кыскасы, дигәндәй, әнисе авылда үз урынын тапмыйча, яңа гаиләсе белән кабат шәһәргә китә. Нәтиҗәдә, малайлар балалар йортында үскәннәр. 

Мәхәббәтле йорт

Бүгенгесе көндә өлкән һәм кече Мельниковларның бергәләшеп сатып алган йортта алты кеше яши. Гаилә башлыгы Михаил Мельников нефть компаниясендә эшли, Татьяна үзе КФХ фермасында бозаулар карый.

Аларның балалары: унике яшьлек Катя мәктәптә укый, рәсем ясарга ярата, иң яратканнары — мультипликацион геройлар; 10 яшьлек Анжелика мәктәптә тырышып укый, ә өйдә буш вакытларында пластилиннан төрле фигуралар ясарга ярата; беренче сыйныф укучысы Андрей футболчы булырга тели, хәтта кыш көне дә ул туптан аерылмый, ә урамда бик салкын булса, туп белән өйдә уйный, әти — әнисе каршы түгел, уйнасын, гына диләр. Шулай ук бабасы белән вакыт үткәрергә ярата.

Интернат-йортта укуын тәмамлагач, Татьянаның энесе Александр апасы янына яшәргә кайта, ул КФХда терлекчелектә эшли; икенче энесе Михаил Интернаттан соң Түбән Камада һөнәри белем ала һәм Архангел Бистәсендәге туганнарына еш кайта, ул аларны үз гаиләсе дип саный. Укуын тәмамлагач, бәлки ул да авылда үз һөнәрен табар, ничек кенә булмасын, ул барыбер Мельниковларның зур һәм дус гаиләсе әгъзасы булачак. 

Татьяна белән Михаил бу ике егеткә ярдәм итәләр, ә алар исә хуҗалык эшләрендә булышалар. Ләкин иң мөһиме — физик ярдәм итү түгел, ә сине яраткан һәм бәхетеңә шатланган, уңышсызлык булса — кайгырган һәм аларны онытырга ярдәм итәргә тырышкан кешеләр булу.

Татьяна үз гаиләсе турында менә ниләр сөйли:

"Мин балаларның авыр бала чакларын онытуларын, гаиләнең нәрсә икәнен белүләрен телим, ул елмаюларга, яхшы мөнәсәбәтләргә бай булырга тиеш. Ә вак-төяк низаглар һәр гаиләдә була. Шулай да без Миша белән балаларыбыз алдында әрләшмибез, ачуланышмыйбыз, икебезнең беребезне хөрмәт итүдән туктауларына сәбәп бирергә теләмибез. Ләкин балалар артык шаярсалар, шауласалар, мин ачуланам. Ә алар, әтиләренең игелекле икәнен белеп, аның артына яшеренәләр.

Безнең хуҗалыкта 9 баш МЭТ (аларның 3се савым сыерлары), өстәвенә дуңгызлар да бар, без хуҗалык белән үзебез идарә итәргә тырышабыз, бу авыр эшкә балаларны җәлеп итмибез. Аларның бурычы — хәзер уку, тормышка сөенү һәм безне шатландыру. Ләкин алар ярдәм итәргә теләк белдерсәләр, ярдәмнән баш тартмыйбыз. 

Мин үзем туганнарым өчен гаилә тантаналарына сюрпризлар оештырырга яратам, туган көннәргә камыр ризыклары — пироглар һәм юбилейларга тортлар пешерәм. Балалар һәркемгә бүләкләр, үз куллары белән ясалган әйберләр бүләк итәләр һәм кечкенә концертлар оештыралар. Тантаналарга һәрвакыт әби белән бабай — Мельниковлар килә, шулай ук Михаилның бабасы — Иван Иванович Шумков һәм минем әбием Ольга Ивановна Чистякова бәйрәмнәрнең иң хөрмәтле кунаклары булып тора. Ләкин узган еллар үзенекен итте: бабайга бүген 80, ә әбигә инде 85 яшь, хәзер алар безне, туганнарыбызны, үз өйләрендә генә каршы алучылар һәм көтеп торучылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев