Реклама
Җәмгыять
Туксанда да эшсез тора
Петропавел Бистәсендә яшәүче Быстренина Анна Семеновнага 7 октябрьдә 90 яшь тула.
Анна түти шул ук авылда Савельевлар гаиләсендә якты дөньяга килә: әти- әнисе үз хуҗалыкларында сарык үрчетү белән шөгыльләнгәннәр, шулай ук колхоз сарыкларын да көткәннәр. Бу тәүлек әйләнәсе башкарыла торган эш, шуңа зурларга гына түгел, балаларга да йортта эш җитәрлек булган. Анна түти бар эшне бала чактан эшләп үскән һәм ул аның өчен энергия чыганагы булып торган.
Кечкенәдән өйрәнгәннәре аңа фермада эшли башлагач та бик ярап куйган, ул 20 ел савымчы булып эшли, 8 елы колхозда бозаулар карап үтә, шул арада алты бала тәрбияләп үстерә, үз хуҗалыгында тавык та чүпләп бетермәслек эшләр...
Тормыш иптәше Василий Михайлович та фермада хезмәт куя, эшкә иртә таңнан бергәләп йөриләр. Анна түти көн аралаш мичтә ипи пешерә, шул камырдан күмәч һәм бөккәннәр пешереп тә сыйлый. Быстрениннарның зур балалары Мария (1948 елгы) һәм Николайның (1949 елгы) яшь аермасы бик аз, алар иң беренчеләрдән әти-әниләренә ярдәмче булганнар, хуҗалыктагы иң күп эшне алар башкарган. Аннан Анна (1952 елгы), Семен (1953 елгы) һәм Илья (1955 елгы) үсеп җиткән, өйдәге эшләрне аларга да йөкли башлаганнар. Иң кечкенәләре – Нина, ул 1960 елда туган.
Бүген Анна Семеновна олы кызы Мария белән яши, ул да, әнисе күк, гомере буе сыер савучы булып эшләгән.
- Әнинең бездә яши башлавына унбер ел вакыт узып китте, күзләре начар күрү сәбәпле, аңа үз өен калдырырга туры килде. Күзләрен бераз дәвалаган иделәр, хәзер инде колаклары ишетми башлады, - ди кызы Мария. - Безгә аерым яшәү кирәкми дә: ул да, мин дә ялгыз. Ялгыз гына чәй дә эчәсе килми бит. Хуҗалыктагы эшләр турында әйтеп торасы да юк. Безнең әни ял итә белми, эшли дә эшли. Шәһәргә балаларына кунакка баргач та, фатирда булмаса, дачада булса да үзенә шөгыль таба . Бакчада бар эшне дә үзе башкара.
- Эшсезлектән мин авырый башлыйм. Эшләсәм, көч керә, энергиям арта. Эш булмаганда, йон булса да эрлим, - дип шаярта Анна Семеновна. - Мин җеп эрләгәндә, миңа минем дустым - мәчем дә булыша. Бу вакыт ул минем тезләремдә мыраулап утырырга ярата.
Быстрениннар бакчасында эш төгәлләнгән: яшелчәләр казып алынган, урыннары чистартылган. Ә менә өйдә аш бүлмәсендә эш кайный: кышкылыкка салатлар ясыйлар. Болар белән Мария шөгыльләнә. Ә Анна Семеновна кабада үзе җеп эрли, ә үзе көенеп: “Гөмбәгә барырга теләгән идем, яңгырлар юк, шуңа гөмбә дә юк. Кызганыч. Гөмбә җыю – ул минем өчен ял, - ди.
Лариса Федорова.
Автор фотосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев