Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Тупланма пенсияне ярты елга иртәрәк алып була

Пенсия тупланмаларын алуга хокук бирүче пенсия яше үзгәрешсез калды – 55 яшь хатын-кызлар өчен һәм 60 яшь ир-атлар өчен.


Быел тупланма пенсияне, сроклы (срочный) һәм бер тапкыр түләнә торган түләүләрне яңа пенсия яшеннән ярты елга иртәрәк алырга мөмкин. Пенсиягә алдан чыгу хокукына ия булган укытучылар, табиблар һәм башка категория хезмәткәрләр пенсия тупланмалары алу өчен махсус стаж тулуга ук мөрәҗәгать итә алалар.
2019 елда тупланма пенсияне яки сроклы пенсия түләүләрен алу өчен 16,2 дән дә ким булмаган пенсия баллы һәм 10 ел стаж булу кирәк.
Акчалар берьюлы ике очракта түләнә: 
- әгәр исәп-хисап ясаганда тупланма пенсия ике пенсиянең (иминият һәм тупланма) тулаем суммасыннан 5 % тан кимрәк тәшкил итсә;
- әгәр пенсия тупланмалары булып та, тиешле стаж һәм пенсия баллары булмаса (мисал өчен, гражданлык стажы булган көч ведомстволары хезмәткәрләренең).
Тупланма яки сроклы пенсия түләүләре билгеләү турындагы гаризаны Пенсия фондына, КФҮ (МФЦ) га, РПФ ның рәсми сайтындагы “Гражданинның шәхси кабинеты” һәм дәүләт хезмәтләренең Бердәм порталы аша бирергә мөмкин.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев