Туйдыручысын югалту буенча пенсия алучы мәктәп укучылары һәм студентлар җәйге чорда эшкә урнашып, пенсиягә федераль социаль өстәмә түләү алуга хокукны югалталар
Яңа Чишмә районында клиентлар хезмәте хәбәр иткәнчә, эшләүче пенсионерлар һәм эшмәкәрлек эшчәнлеге белән шөгыльләнүче пенсионерлар, шул исәптән, уку вакытында эшкә урнашкан мәктәп укучылары һәм студентлар федераль социаль өстәмә түләүгә хокукны югалталар.
Федераль социаль өстәмә түләү алучы пенсионерлар әлеге түләүне башкаручы Пенсия фондының территориаль органына үзләренең эшкә урнашуы турында кичекмәстән хәбәр итәргә тиешләр. Пенсиягә артык түләнгән Федераль социаль өстәмә түләүләр Пенсия фонды тарафыннан ирекле рәвештә яки суд тәртибендә кайтарылалар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев