Иртәгә, 17 июньдә, Зирекле авылында яшәүче Гатифә Гатиятулла кызы Ваһаповага 90 яшь тула.
Гатифә әби (кыз фамилиясе Гайнатуллина) күп балалы гаиләдә икенче бала булып дөньяга килә. Аның әтисе Гатиятулла беренче бөтендөнья сугышында катнашкан, әсирлеккә төшкән, Төркиягә эләккән, аннан качып, җәяүләп туган авылына кайтып җиткән. Гатифәнең олы абыйсы Мингалим 1941 елда сугышка алына. 1944 елның 16 гыйнварында һәлак була һәм Псков өлкәсе, Идрицк районының Ковальки авылында җирләнә. Гаиләдә аның фронттан язган өч хаты сакланган, алар Мидхәт Газыймовның "Сугыш өткән еллар. 1941-1945 еллар" дип аталган китабына кертелгән. Мидхәт ага Газыймов безгә Гатифә әби гаиләсенең тарихын сөйләде.
1941 елда Гатифәгә 14 яшь тула һәм шул яшьтән үк ул колхозда эшли башлый, ә өйдә әнисенә йорт эшләрендә булыша, энеләрен һәм сеңелләрен карый. Уку турында сөйләп торасы да юк, тик, барыбер Ерыклы мәктәбенең 4 сыйныфын тәмамлый ул.
Колхозда Гатифә әби төрле эшләрдә эшли: иген кырларын утаган, колхоз малларына үлән чапкан. Ул чорларда борчакны зур мәйданнарда чәчкәннәр, колхоз бәрәңге дә утырткан, аны урып-җыю чорында борчак, бәрәңге мәйданнарын гаиләләргә бүлгәннәр. 1946 елның 20 декабрендә Гатифә Гатиятулла кызы "1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәт өчен" медале белән бүләкләнгән.
1950 елда булачак ире Самат Ваһапов төн караңгылыгыннан файдаланып Гайнатуллиннарның кызын - үзенең кәләше Гатифәне урлый. Әтисенең моңа бик нык ачуы чыккан һәм аны бик озак үгетләгәннән соң гына ул кызының никахына ризалык биргән. Саматның да гаиләсе зур була. Һәм шуңадыр да, мөгаен, аларның да җиде балалары туа, алар балаларын бик яратканнар һәм үзләрен дә яратырга өйрәткәннәр. Кызганычка каршы, 1976 елда автокатастрофада аларның 19 яшьлек кызлары һәлак була. Кайгыны бераз онытырга һәм стресс хәленнән чыгарга аларга авылдашлары арасында колхозда фидакарь хезмәт кую, балалары - Сания, Габделхак, Сәвия, Рәшит, Зәкия һәм Гакыйфнең яратулары ярдәм иткән. Балаларның барысы да белем алган, һәркайсы бу тормышта үз урынын тапкан. Һәм хәзер алар үзләренең яратуларын, кайгыртучан җылы мөнәсәбәтләрен әниләренә кайтаралар. Шуның белән ана кеше бәхетле дә инде. Күп бала анасы буларак ул I һәм II дәрәҗә Ана медальләре, III дәрәҗә "Ана Даны" ордены белән бүләкләнгән. Гатифә әби өчен иң кадерле бүләк - аның балалары, 17 оныгы һәм 21 оныкчыгы.
Гатифә Гатиятулла кызы бүгенгесе көндә Зирекледә үз йортында яши. Кышын кызы Сәвиядә Акъяр авылында еш кунак була.
- 90 яшь булса да ул әле үзенең киңәшләре белән барысына да ярдәм итеп тора, - дип сөйли үзенең әнисе турында Сәвия Самат кызы.
Гатифә әби үзенең юбилеен сау-сәламәт хәлдә каршылый, без дә аңа шул теләктә калабыз.
Лариса Федорова
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев