Тыйнак һәм гадел яшәде
Чаллы Башы авылында туган хезмәт ветераны Гайфетдинова Хафизә Гыйльметдин кызына 9 мартта 95 яшь тула
Ишле гаиләдә өченче бала булып дөньяга килә ул, аңардан соң энесе Минзәки туа. Сугыш башланганда инде апасы Шакирә торфка дип читкә киткән була, Ижау якларында төпләнеп кала. Сугышның беренче көннәреннән чыгып киткән әтисе Гыйльметдиннең 1942 елда үлгән хәбәре килә (авылдашы хат яза).
“Бөтен ир-ат эше минем кебек егетләрнең ныгымаган иңнәренә төште. Өйне җылыту өчен утын кирәк, утын 7-8 чакрымдагы урманда. Үгезне чанага җигеп, шунда китәбез. Иртә китеп, кич кайтып кергәндә, чабатаның ачылып беткән башлары, кызарып туңган табаннар әле бүген дә сызлап газаплыйлар. Чыдам булганбыз без. Колхоз кырында эшләү дисеңме, урман кисү дисеңме – барысы да безнең куллар аша узды. Яз-җәй айларында кырны сукалап, бөртек чәчсәң, җәй челләсендә армый-талмый, җиңү өчен дип, чүп утадык. Буй җитеп бетмәсә дә, атын да тугардык, печән кибәне дә куйдык”, - дип яза абыйсы Мәдинур соңрак. Ул вакытта аңа 16 яшь кенә була.
Сугыш чорының иң зур кыенлыгы – ачлык һәм кием булмау булып истә калган Хафизә әбинең. Кычыткан белән әрекмәннән пешерелгән яшел ашлар, кайвакыт аңа бераз он да өстәлә. Кырда калган башакны җыеп, күршеләрнең кул тегермәнендә тарттырып алалар. Кияргә кием юк. Ипине хезмәт көненә сугыштан соң гына бирә башлыйлар. Колхозның умартачылыгы да була, әзрәк бал да тия иде дип искә ала ул.
Энесе армиядә чакта әниләре Хатирә вафат була. Шулай итеп, бик яшьли әтисез дә, әнисез дә кала алар.
Гомере буе Чаллы Башы авылында яши һәм эшли Хафизә әби. Кечкенәдән, сугыш вакытында ук төрле эшләргә йөри башлый. Соңрак та, кая әйтәләр, шунда – кырда да, фермада да, амбарлар янында да, салам парлауда да намус белән эшли.
Чаллы Башы кешесенә кияүгә чыга, ике кыз үстерәләр. Ире Әхмәдулла үлгәнгә дә 42 ел инде. Ире терлекче була, ат җигеп эшли. Фаҗигале рәвештә үлеп киткәндә, кызы Хаҗия ике айлык кызы белән бәби үстерергә килгән вакыт була. “Бәбине күрмәде дә инде, гел эштә булды,” – ди аның турында әби. Хашия хәзер күрше Шахмай авылында яши, икенче кызы Чистайда. Бүгенге көндә әбине кызлары алмаш-тилмәш карыйлар.
Дүрт оныгы, алты оныкчыгы бар Хафизә әбинең, ул аларның һәрберсе турында туган көннәрен дә әйтеп сөйли. Соңгы елларда гомер иткән туган авылыннан аерылырга туры килгәнгә, авылдан хәлен белешергә килгән һәркем белән озаклап сөйләшеп утыра. Кызы Хашия «авылның бөтен кешесен сорап чыга бугай, бөтенесен хәтерли”, - ди.
Хафизә әбинең икенче исеме дә бар. Аны Әпипә дип тә йөртәләр. “Әти бик яраткан мине, Әпипә исемен ул кушып калдырган”, - ди үзе. “Саф, намуслы, тыйнак” дигән мәгънәле исем биргән икән Гыйльметдин абый кызына. Чыннан да тыйнак һәм намуслы булып гомер кичерә Хафизә-Әпипә әби. Хәзер дә теленнән дога белән шөкер сүзләре төшми. Кызларына да, туганнарына да, авылдашларына да – бөтен кешегә рәхмәтле, дисбе тартып, һәммәсенә яхшы теләкләр теләп утыра. Кияүләренә бигрәк тә рәхмәт укып туялмый: “әби-әби, дип кенә торалар, тәмлене генә ашаталар”, ди. Тирә-күршеләрем бик яхшы булды, ди. «Нужаны күп күрдем, иман белән пакь булып күчәргә язсын иде” – хәзер шул теләге дә теленнән төшми инде.
Якты күңелле әбинең яхшы теләкләре кабул булсын иде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев