Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Тырыш шофер

Яңа Чишмәдән Владимир Астафьевның хезмәт стажы 42 елдан артып киткән һәм ул гомере буе автотранспортта эшли.

Хезмәт юлын ул ХХ партсъезд исемендәге колхозда ГАЗ-52 автомашинасы шоферы булып башлый, аннан аңа зур йөк төягеч КамАЗ автомашинасын ышанып тапшыралар, аңарда 10 ел эшли.
10 ел элек ул КМС заводында сөт ташучы КамАЗ автомашинасында эшли башлый (яңа машинага нәкъ менә тәҗрибәле һәм тырышып хезмәт куючы Владимирны утырталар). -Хезмәт сөючән һәм бар эшне дә җиренә җиткереп башкаручы хезмәткәр, - ди аның турында КМС заводы директоры Федор Бурчин. - Машина һәрчак төзек, сафта һәм күпчелек ерак рейсларга йөри. Сөтне вакытында илтеп җиткерү кирәк һәм бу мәсьәләдә Владимирга һәрчак ышанырга була, ул беркайчан да уңайсыз хәлдә калдырмый.
Азат МУСИН

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев