Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Тыл хезмәтчәне Дорогин Николай Егоровичка 90 яшь тулды

Николай Дорогин: «Миңа бала чагымны искә алу авыр»

Узган гасырның 30 нчы елларында туган кешеләр арасында бала чакларын бәхетле дип санаучылар күп түгелдер, мөгаен. Андый кешеләрнең күңелен фәкать әни турындагы хатирәләр генә җылыта торгандыр.

Бүгенге язмабызның герое, әнисен искә алганда, дулкынлануын яшерә алмый: «Миңа бала чагымны искә алу авыр, чөнки  әниемнең күзләрендә күп хәсрәт күреп үстем», - ди тыл хезмәтчәне, 90 яшьлек юбиляр Николай Егорович Дорогин.

Аның балачагы Кыргызстанда узган, анда алар әтисе, әнисе һәм абыйсы Вася белән яшәгәннәр. Әтисе күп эшли торган булган: терлекләр карап үстергән, үгезләр җигеп җир сөргән, аларның аяклары астында тапталып һәлак та булган. Ике бала белән тол калган әниләренә яшәгән җирен ташлап, Горький шәһәренә күчеп китәргә туры килә. Ул анда вакытлы файдалануга фатир эзләп таба, эшкә урнаша һәм шул рәвешле барысы да яхшы булып,  малайларын үзе генә үстерә алыр дигән өмет белән яши башлый. Әмма, кызганычка каршы, башланган сугыш барлык планнарны җимерә. Горький шәһәрендә алар 1943 елга кадәр гомер итәләр. Ә аннары сугыштан качарга теләп, еракка, әниләренең кече Ватаны, Черемухово Бистәсеннән ерак булмаган Горбуновка авылына кайталар, дип сөйли Николай Егорович. «Авылда безне беркем дә көтми иде: туганнарыбыз юк, ә авыл халкы үзләре дә кечкенә генә иске йортларда яшәгән. Тик авылда кешеләр мәрхәмәтлерәк булгангамы, авыл халкы безне ташламады -  вакытлыча тору өчен зур булмаган сарай бүлеп бирделәр, беренче мәлне анда яшәп тордык, ә соңыннан бер бушаган йортка күчтек. Әни, мин һәм абыем Вася - барыбыз да басуда,  фермада, утын әзерләүдә, кыскасы, кая җибәрделәр шунда эшләдек. Ашавыбыз начар иде, киемнәребез искерде һәм кечерәйде. Әниебез безне үләннән пешергән сыек аш белән туендырганда, аның күзләреннән ачы яшьләр тамганын әле дә хәтерлим». 

Сугыш елларында Горбуновкада яшәүчеләрнең барысына да уртак язмыш туры килүе, аларның берсе дә  фәкать үзе турында гына уйлап яшәмәве, халыкка ачлык-ялангачлыкны кичерергә ярдәм иткәндер дә инде, мөгаен.  Авыл халкы шул уртак язмышны бүлеп: әниләр балаларына, алар әниләренә, күршеләр - күршеләренә булышып яшәргә тырышкан. Һәм, бәлки, бу ул чордагы кешеләрнең холкында чагылыш тапкандыр да. Аларның күпчелеге мәрхәмәтле, барысын да аңлый һәм гафу итә  белә торган олы йөрәкле кешеләр булган. Николай Дорогинның балалары Михаил, Александр һәм Зоя әтиләрен әнә шундый кешеләрнең берсе дип саный.

«Әти беркайчан да безне балаларча шаяруыбыз өчен ачуланмады, җәзага тартмады, гафу итә белде. Безнең гаиләдә тәртип бозу өчен әни орыша иде», - диде безгә Михаил.

Николай Егорович үзе тормыш иптәше Татьяна Григорьевнаны җылы сагыш белән искә ала: алар 63 ел бергә гомер иткәннәр. Гомер юлында барысын да үткәннәр: икесе дә совхозда эшләгән (Николай Егорович тракторчы, комбайнчы, терлекче булган, пенсиягә чыккач басуларга су ташыган), балалар үстергәннәр, оныклар Һәм оныкчыклары тууга сөенеп яшәгәннәр. Бер ел элек Татьяна Григорьевна  бик тиз һәм көтмәгәндә бакыйлыкка күчкән.

«Йөрәге 5 секунд эчендә, телевизор каршында чәй эчеп, яңалыклар турында сөйләшеп утырган вакытта туктады», - ди Николай Егорович пышылдап кына. Тормыш иптәшенең вафат булуы аның өчен иң авыр югалтуларның берсе булган. Ә аларны күп күргән Николай Егорович: улларының үсүен күрмичә китеп барган әтисе; яшь килеш үлеп киткән абыйсы Василий; вакытыннан алда картайган әнисе; Николай һәм Татьянаның 1957 елдагы туйларына, гаилә Черемухово Бистәсенә күчеп киткәч тә өй туена, туган көннәренә һәм  барлык бәйрәмнәренә кунак булып килүче, бик матур итеп җырлый белгән Горбуновкадагы дуслары...

«Әлеге җырларны башкарганда борынгы, озын һәм моңсу җырлардан башлап, соңыннан күңелле, биеп-биеп җырлый торганнарга күчә иделәр.  Шулай оста итеп безнең җирле артистларыбыз – өлкәннәребез генә җырлый белә» , - ди Дорогиннарның кызы Александра Захарова. 

Юбилей көнендә, 5 декабрьдә, яраткан бабаларын өч баласы, җиде оныгы һәм 15 оныкчыгы котлаган.

Шул ук көнне Черемухово АҖ башлыгы Елена Сальцина юбилярга Россия Президентыннан котлау открыткасын тапшырган һәм АҖ башкарма комитеты исеменнән матур сервиз бүләк иткән. Безнең газета редакциясе дә тыл хезмәтчәненең юбилеена бүләк ясап, аны «Яңа Чишмә хәбәрләре»нә яздырды.

Николай Егорович һәм аның оныкчыгы Антон Белоглазов. / ФОТО: ЛАРИСА ФЕДОРОВА. «ЯҢА ЧИШМӘ ХӘБӘРЛӘРЕ»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев