Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Тыл хезмәтчәне янында кунакта

Акъяр мәктәбе укучылары хезмәт ветераны Дәүләтшина Әлфия Зөфәр кызы өендә булдылар.

Без аларны «Сугыш чоры балалары» дип атыйбыз... Алар түземле, сабыр, бала чактан ук авырлыкларны һәм югалту ачысын күреп үскән кешеләр. Аларның кайберләре, хәтта әтиләренең йөзләрен дә хәтерләмиләр, кечкенә булганнар.

Ул вакыттагы балалар хәзер үзләре ак яулыклы әбиләр, түбәтәйле бабайлар булдылар. Алар күп нәрсәне хәтерлиләр, авыр сугыш һәм сугыштан соңгы еллар турында байтак нәрсәләр сөйли алалар.

 Акъяр мәктәбе укучылары хезмәт ветераны Дәүләтшина Әлфия Зөфәр кызы өендә булдылар.

Тәрбия бирү максатларында мәктәп укучыларына Әлфия апа Дәүләтшина белән очрашу оештырганнар, аның өенә алып барганнар. 

Ул балаларга авыр сугыш һәм сугыштан соңгы еллар турында сөйләгән. Ачлык, якыннарының үлеме һәм билгесезлек — Бөек Ватан сугышын кичергән балаларга менә нәрсәләр күрергә туры килгән.

Әлфия Зөфәр кызы да күпне күргән, күпне кичергән: әтисе сугышта хәбәрсез югалган, ачлык, ялангачлык, янгын... 

«Әлфия апаның сөйләгәннәрен укучылар тын калып, игътибар белән тыңладылар», — дип сөйли Акъяр клубы мөдире Рамилә Халикова. 

Башлангыч сыйныф укытучылары Кадрия Сәлахова һәм Зөлфия Галимова үзләренең фикерләре белән уртаклаша: «Бу тәрбия сәгате ярдәмендә укучыларның өлкән буынга карата тагын да хөрмәтлерәк булачагына ышанасы килә, алар тормышның кадерен белергә һәм тынычлыкны сакларга өйрәнәчәкләр».

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев