Тырышлык һәр авырлыкны җиңә
Чаллы Башында гомер кичерүче Әзгать абый белән Флюра апа Габдуллиннарның бергә тормыш итүләренә июньдә 60 ел тула
Тынгысыз җан
Флюра апа Әзгать абыйдан җиде яшькә яшьрәк. Гаилә корып җибәргәндә, кызга унсигез дә тулмаган була әле. Күп балалы, әтисез гаиләдә үскән бала яшьли тормыш көтә башлый. Үзенең үткәне турында уйланып, быел кышкы озын кичә истәлекләрен дә язып куйган «6-7нче класларда укыганда урман артына чирәм ертып ак балчык ташыдык. Ул ак балчыктан атлар абзары салдылар. Бик исемдә калган, күрше Мәрьям апа кызы Гөлсирә белән. Аның да әтисе юк, минем дә әти юк. Бригадир Хәмит абыйның өенә барып эш сорый идек. Нишләсен, авыр хезмәт булса да, җибәрә иде тракторга утыртып. Без бит әле бала гына — икебездә дә ни гәүдә юк, ни буй юк.
1962 елның көзе. Ат җигеп, олы хатыннар арасында келәтләр янында ипи иләүдә эшләдем.
1963 елның язында дояркага бардым. Уналты яшь тулмаган бит әле. Әни мәрхүмә: „Барма, ул кадәр сыерны сава аласыңмы инде?“ — дип каршы төшкән иде. Барыбер бардым. Егерме сыерны кул белән савырга кирәк иде, һәрбер эш кул хезмәте белән башкарыла. Печән-саламын да урамнан сәнәк белән ташырга. Җәй көнендә урман артына барып, өч мәртәбә савабыз. Язсаң, язып бетерерлек түгел.
1965 ел. 26 июньдә Габдуллин Әзгатькә тормышка чыктым, унсигезем октябрьдә генә тулды. Ике елдан соң Фәниямне таптым, 1969 елда Гөлфиям, 1973тә Тәлгать туды. Шул өч балага биш ай декрет ялында тордым микән?
42 яше дә тулмыйча, ике баласын калдырып, олы кызым бу дөньяда китте. Боларның барын да язсаң, биш томлык китап чыгарырга була.»
Флюра апа — бик тынгысыз, җитез кеше. Фермада да кеше барганчы эшләп бетерә идем, дип көлә үзе, шундый булып туган инде, ди. Шундый булмаса, җитмеш җиде яшендә дә бакча тутырып җиләк-җимеш үстермәс иде шул, быел помидорларым 150 төп кенә, әзрәк, диеп уфтанмас иде.
Флюра апа фермада 40 ел эшли. Һәрвакыт алдынгылар сафында була.
Тимер атлар йөгәнләп...
Әзгать абыйның гомер китабында да төрлесе бар — авыры да, җиңеле дә. «Әтинең сугышка киткәнен белмим, төсен дә белмим, фотосы да юк», — ди ул.
Җиде-сигез яшендә вакытта әнисе Кәнифә апаны бер кесә арыш өчен хөкем итәләр. Сигез ел биргән булалар, өч елдан артык Монголиядә утырып кайта, тимер юлда таш ватарга туры килә. Малай әби-бабай тәрбиясендә кала.
— Бабай (Габдулла) сукыр иде. Кырлык-алабута бутап пешергән ипи тәме хәтердә. Ипие кайрак кебек каты була. Шакмаклы күтәртмәле чабаталар кияргә туры килде. Сыерыбыз бар иде, әби аны бетермәскә тырышты. Салым-заемнар күп, сөт тапшырып шуларны түләргә кирәк. Бик күп иде алар, аны түли-түли кисәгең калмый иде.
1960 елда армиягә киттем, Германиядә 3,5 ел хезмәт итеп кайттым. Беренче елны ак билет биргән иделәр, бик хурланган идем. Икенче елны шатлана-шатлана киттем, ул вакытта армиядә булмаган кешенең почеты юк иде бит«, — дип искә ала Әзгать абый балалык-яшьлек елларын.
Әзгать абый — гомерлек механизатор. 1965 елда өйләнешәләр. Шул елда «тракторга керә» (Бездә шулай сөйләшәләр).Чистайда укып кайтып, беренче класслы тракторчы була. Эшләгән өчен 20 процент өстәмә түлиләр. Гомере буе, лаеклы ялга чыкканчы шул эштә эшли — трактор, комбайн йөгәнли. Элегрәк көлдән селте ясап, соңрак кер машинасында икешәр тапкыр әйләндереп юа мазутлы-дегетле киемнәрне Флюра апа. Сулар өйгә кермәгән, коелар да бөтен җирдә булмаган, елгадан су ташыган заманнарга туры килә аларның хезмәт еллары.
85 яшьтә булса да, әле дә машинасында Яңа Чишмәгә кирәк-яракка баргалап тора.
Пенсиягә чыкканнан бирле мәчеткә йөри, намаз укый.
Эше барның — ашы бар
Өйләнешкән вакытта тавык кетәклеге кадәр генә кечкенә йортта яши башлый яшь гаилә. Тора-бара зуррак өйгә күчәләр. Акчасыз заманда йорт күтәрүләре җиңел булмый. Бүген яши торган йортлары хан сарае кебек — зур, матур, төзек. Аның эчке ягын Әзгать абый үзе эшли — идәннәре, түшәмнәре, тәрәзәләре — барысы да аның куллары аша уза.
Бөтен нәрсә бергә эшләп, тырышлык белән, хәләл көч белән булдырылды, дип шатланып яшиләр алар.
Эш арасында, бәйрәм тирәләрендә ял итәргә дә вакыт табуларын тәмләп сөйлиләр.
Кайда гына булмыйлар! Казан, Магнитогорск, Кизил, Мәскәү, Пермь, Бохара... Әти-әниләре ягыннан илнең төрле шәһәрләренә таралып урнашкан туган-тумачаларның хәлләрен дә беләләр, үзләре дә дөнья күрәләр.
— Әзгать йөртте инде, ул булмаса, алай ерак йөреп булмас иде, — ди Флюра апа.
Бер тапкыр, поезддан калгач, Флюра апа аптырап елап утырган арада Кизилгә килеп тә җитә ире — Германиядә хезмәт итүләр дә юкка булмагандыр, ул беркайчан да югалып кала торганнардан түгел.
Мәскәүдән авылга берен-челәрдән булып люлькалы мотоцикл алып кайталар. Анысы үзе бер тарих. Ул вакытта андый әйберләрнең Мәскәүдә генә булган чагы. Авылдашлары Хаметшина Әлфия апа башкалада яшәүче туганнарына алып бара, авылдан килгән тагын 7 кеше бер атна яшәп ята шул туганнарда. Мотоциклга язылалар да, ир-атлар көн дә билгеләнергә бара, ә хатын-кызларга Мәскәү күрсәтә Әлфия апа. Мавзолейдагы Ленин бабайны да шул вакытта күрәләр. Авылдашларының кунакчыллыгына, яхшылыгына әле дә рәхмәт укыйлар.
Казанга исә ай саен диярлек барып торалар. Анда Флюра апаның әтисе белән бертуган Вафа абыйның балалары, оныклары яши. Вафаның улы Рой Гатауллин — билгеле тарихчы, бер оныгы Роберт корреспондент, икенчесе очучы. Танылган туганнар Чаллы Башына элегрәк кайткалап та йөргәннәр, хәзер элемтә күбрәк телефон аша.
Туганнар белән аралашып яшәргә тырыша Габдуллиннар — үзләре дә йөреп тора, кайткан кунакларны да яраталар. Сеңелесенең улы Илнур Хәйруллин — Коръән-хафиз, Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллинның уң кулы булган, күпмедер Төркиядә яшәгәннән соң, янә туган якларга кайткан. Әле менә Корбан бәйрәменә шул туганнар кайткач, юбилейлары белән дә котлап, зурлап мәҗлес ясаганнар.
«Артыклык дәрәҗәсендә»
«Балалар әби кулында үсте, шуңа артыклык дәрәҗәсендә тәртипле булдылар», — ди Флюра апа. 35 ел кайнана белән бергә яшәгәннәр. Оланнар дип өзелеп яшәде ул, диләр. Хәзер үзләре шулай яшиләр. Биш оныклары, биш оныкчыклары бар. Балалар, оныкларның уңышларына сөенеп, горурланып сөйлиләр. Макталып эшлиләр: Мактау грамоталары, Рәхмәт хатлары алып торалар, диләр. Балаларыбыз бик тәртипле, кайгыртучаннар, Тәлгать ир-ат булса да, бер көн шалтыратмый калмый, кайтып йөриләр, гел булышып торалар, дип шатланалар. Армиядән дә еш яза уллары хатны. «Сезнең малай хәтле хат язучы булмады, атнасына өчәр килә иде бит», — дип аптырый хат ташучы Рәмзия апа.
Дөнья булгач, төрле хәлләр булгандыр, бергә тарткач, авырлыклар җиңеләя, тормыш үз көенә бара дип саныйлар Әзгать абый белән Флюра апа. Иң мөһиме — бер-береңне хөрмәт итеп, санлап яшәү, мәсәлдәге кебек, икең ике якка тартмау, диләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев