Район үзәгендә балалар сәнгать мәктәбе төзелеше ярыйсы гына темплар белән бара, монда шулай ук ЗАГС та урнашачак. Объектның тулы смета бәясе 105 млн. сум, бүгенгесе көнгә яртысына якыны, ягъни 50 млн. сумы үзләштерелгән.
Объект төзелешендә без подрядчы - "Шешмастрой" ҖЧҖ директоры Шәүкәт Сабиров белән очраштык һәм ул төзелеш барышы турында сөйләде.
- 10 августка стеналар өю, беренче катта 40 тәрәзә кую кебек эшләр төгәлләнде, - диде ул. - 108 түшәм плитәсе куйдык; беренче катта 580 кв. метр мәйданда идәннәргә измә салынды,техник кат 95% җылытылды (идән асты), 500 кв. метрда стеналар штукатурланды.
Төзелештә көн саен 40 тан артык кеше мәшгуль һәм хәзер түбә ябу, вентиляция, энергетика, су агызу һәм җылыту системалары буенча эшләр башланган, икенче катта тәрәзә блокларын монтажлау эшләре дә башланган.
Шәүкәт Сабиров иң яхшы эшчеләр арасыннан эшмәкәр Мио Манукянның ташчылар бригадасын атады, энергетика буенча Чистайның "Скай-инжиниринг" ҖЧҖ егетләре, вентиляция буенча Бөгелмәнең "Климат-сервис" ҖЧҖ бригадасы яхшы эшли.
Безнең сөйләшүгә район башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Ринат Габетдинов та кушылды.
- Район башлыгы Вячеслав Козлов һәр көнне иртән объектта планерка үткәрә, анда Балалар сәнгать мәктәбе төзелеше буенча агымдагы мәсьәләләр тикшерелә, аларның күбесе оператив хәл ителә, - дип сөйли ул. - Хәзер төп игътибар түбәне эшләү, вентиляция, энергетикага кагылышлы мәсьәләләрне хәл итүгә бирелә, җылыту һәм су белән тәэмин итү системасына кагылышлы эшләр дә күз уңында.
- Финанслауда кытыршылыклар юк, кирәкле материаллар бар, булмаганнары тиз арада кайтарыла, - дип сөйләшүне дәвам итте Шәүкәт Сабиров.- Объектны вакытында - быел 1 ноябрьгә файдалануга тапшырырга ниятлибез.
Төзүчеләр һөнәри бәйрәмнәрен шушы якшәмбедә билгеләп үтәләр - төзүчеләр аны хезмәт вахтасында каршылыйлар. "Бәйрәмне төзелеш тәмамлангач билгеләп үтәчәкбез", - диләр алар. Шәүкәт Сабиров иң әйбәт төзүчеләрне - эшмәкәр М.Манукян ташчыларын фотога төшерергә тәкъдим итте, бригадирлары Ваган Симонянны намуслы хезмәте өчен мактады.
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев