Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Төзекләндерү дәвам итә

1 апрельдә старт алган төзекләндерү буенча икеайлык барышында районда байтак эш эшләнде. Урамнар, йортлар, йорт тирәләре, учреждение тирәләре көннән-көн чистара, ямьләнә бара.

22 апрельдә үткән шимбә өмәсендә күп кенә учреждениеләр һәм оешмалар үз территорияләрен һәм беркетелгән участокларны тәртипкә китерделәр.
Район үзәгендә 49 оешмадан 500 дән артык кеше шимбә өмәсендә катнашты. 15 куб.метрдан артык чүп-чар чыгарылды, баганалар, бордюрлар агартылды. Район буенча шимбә өмәсендә барлыгы 1000 нән артык кеше катнашты.
Май бәйрәмнәре алдыннан районны төзекләндерү эшләрен дәвам итәргә кирәк. Әле тагын районга кергән җирләрдә аншлагларны буяу, коймаларны төзәтү - буяу, чишмәләрне, зиратларны, паркларны, скверларны чистарту, агачлар утырту һәм чәчәк клумбаларын яңарту эшләрен башкарасы бар. Бу көннәрдә районда 347 кв.метрга җәелгән санкцияләнмәгән чүплекләр бетерелде, алардан 196 куб.м. чүп чыгарылды, төзекләндерү буенча 78 кагыйдә бозу очрагы ачыкланды. Авыл җирлекләренә төзекләндерү буенча кимчелекләрне бетерүгә 768 күрсәтмә бирделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X