Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Укы да нәтиҗә яса

"Кайгырту" ХСХКҮ эше нәтиҗәләре турында аның директоры Наталья Иванова интервью биргәндә менә ниләр сөйләде.

- 2017 елда социаль хезмәтләрдән файдаланучы ничә кешегә хезмәт күрсәтелде?
- Безнең үзәк ике: өйгә барып социаль хезмәт күрсәтү һәм гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекләреннән тора. Өйгә барып хезмәт күрсәтү адреслы башкарыла. Аларның исемлеге һәм кем тәрбиясендә булуы кешенең үзеңә үзең хезмәт күрсәтү һәм мөстәкыйль рәвештә йөрү (хәрәкәтләнү) сәләтен югалту дәрәҗәсеннән , сәламәтлегеннән чыгып билгеләнә. 2017 елда Үзәктәге 20 социаль хезмәткәр һәм 2 шәфкать туташы өйләренә барып ялгыз яшәүче өлкән яшьтәге 138 гражданга хезмәт күрсәттеләр. Өйгә барып хезмәт күрсәтүгә 34 кеше кабул ителде, 25 кеше хезмәт күрсәтүдән төшерелде, шулардан 15 кеше күчеп китте, 10 ысы вафат булды. 50 кешегә түләүсез хезмәт күрсәтелде, өлешчә түләп - 88 кешегә (иң аз бәя - 225 сум, максималь - 1200 сум). 2017 елда түләүле хезмәтләр күрсәтүдән килгән табыш (керем) 594616 сум тәшкил итте (план - 522000 сум), аена - 49551 сум (план ел саен 13-15 % ка арттырып үтәлә). Өйгә барып социаль хезмәт күрсәтүдә 2 Бөек Ватан сугышында катнашучы, БВС да катнашучыларның 2 тол калган хатыннары, 25 тыл хезмәтчәне, 41 инвалид, 19 хезмәт ветераны, 24 пенсионер бар. Өйгә барып хезмәт күрсәтүгә чират юк. 2017 елның февраленнән Картлар йортыннан бер гражданин "Өлкән яшьтәге кеше өчен асрамага алучы гаилә" проекты буенча Яңа Чишмә авылында асрамага алган гаиләдә яши. Без аның яшәү шартларын даими рәвештә контрольдә тотабыз. Бүлектә бездә социаль хезмәтләр алучылар белән без гарденотерапия, хәтер-хатирәләр терапиясе, куркынычсызлык мәктәбе кебек технологияләр кулланабыз. Гадәттәгечә өйләрендә бүләкләр тапшырып юбилейлары, Җиңү көне белән котлыйбыз.
- Социаль хезмәт күрсәтүгә мохтаж кешеләрне ачыклау өчен сез ниләр эшлисез?
- Без өйборынча йөрибез. 2017 елда 70 яшьтән узган 560 ялгыз һәм ялгыз яшәүче кешеләр янында булып, алар белән янгын куркынычсызлыгы һәм социаль караклык буенча инструктаж үткәрдек, белешмәлекләр һәм буклетлар өләштек. "Мобиль бригада" да бар. 2017 елда 32 рейд үткәрелеп, өлкән яшьтәге 284 граждан һәм инвалидка киңәшләр бирелде. Барысына да нәтиҗә ясап социаль хезмәт күрсәтүгә 34 килешү төзелде.
- Гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге ничек эшли?
- Бүлек "Участок социаль ярдәм хезмәте" программасы буенча эшли. Үзәк белгечләренә билгеле бер участоклар, торак пунктлар беркетелгән. 2017 елда алар тарафыннан 515 гаиләгә хезмәт күрсәтелгән.
2018 елның 1 февраленә социаль - куркыныч хәлдә булган 5 гаилә исәптә тора, аларда 10 бала тәрбияләнә. 2017 елда 6 гаилә исәпкә куелган (гаиләләрдә балигъ булмаган 14 бала яши). 6 гаилә исәптән төшерелгән (6 бала), шулардан уңай якка үзгәрү сәбәпле - 4 гаилә (9 бала), уңай нәтиҗә булмау белән - 1 балалы 1 гаилә (ата-ана хокукыннан мәхрүм ителү), балалары белән 1 гаилә башка районга күчеп китте.
Кабат исәпкә куелган гаиләләр юк. Ике елдан артык ведомствоара исәптә торучы гаиләләр юк. "Татарстан Республикасында социаль - куркыныч хәлдә булган гаиләләр һәм балигъ булмаган балаларны исәпкә кую һәм аларны күзәтү мониторингы" дип аталган информацион системада даими эш алып барыла.
Районда өч һәм аннан да күбрәк балалары булган 207 күп балалы гаилә яши. Һәрберсе белән куркынычсыз яшәү шартлары (янгын куркынычсызлыгы), коммуналь хезмәтләр һ.б. өчен бурычлары булу-булмауга ай саен мониторинг мәсьәләләре буенча өйләрендә булабыз.
- Балалы гаиләләр белән эшләүдә сез нинди методлар кулланасыз?
- Мисал өчен, гаиләдә кризис хәлләрне, конфликтларны кисәтү өчен иң нәтиҗәле ысул - социаль патронаж. Ел дәвамында аның кысаларында үткәрелгән 122 рейдта без күп балалы аз тәэмин ителгән һәм уңышсыз 327 гаиләдә булдык, алардан ведомствоара комиссия составында - 55, ведомствоара кичке рейдлар - 11.
Мондый гаиләләрнең өйләрендә булганда без төп игътибарны янгын куркынычсызлыгы чараларына, ТКХ хезмәтләренә, газга, электр утына бурычлары булу-булмауга юнәлдерәбез. Балигъ булмаган балаларны карауда һәм тәрбияләүдә җаваплылык, эшкә урнаштыру, алкоголь бәйлелегеннән дәвалану, ТКХ хезмәтләре өчен бурыч туплауга юл куймау, "автоплатеж" хезмәтенә тоташу турында гаиләләр белән әңгәмәләр үткәрәбез. "Автоплатеж" дип аталган әлеге хезмәт күп балалы 5 гаиләгә тоташтырылган иде. 4 ата-ана алкоголизмнан дәвалану узды, 5 ата-ана эшкә урнаштырылды.
Балалар белән рәсемнәр, кул эшләнмәләре конкурслары һ.б., Халыкара гаилә көненә, Җиңү көненә, Халыкара балаларны яклау көненә, Әниләр көненә, инвалидлар ункөнлегенә карата һ.б. чаралар үткәрәбез. Алар белән янгын куркынычсызлыгы, күзәтүсезлеккә, хокук бозулар, балигъ булмаганнар наркоманиясе һәм сәламәт тормыш рәвеше алып бару буенча профилактик чаралар үткәрәбез.
- Опекага алынган гаиләләргә нинди дә булса матди ярдәм күрсәтеләме?
- Социаль ярдәм бүлегеннән ике гаиләгә ТКХ өчен бурычларын каплауга, тагын берсенә - косметик ремонт үткәрүгә, башкасына - алкоголь бәйлелегеннән дәвалануга бер тапкыр бирелә торган матди ярдәм күрсәтелде. Ике гаилә хәйриячелек кысаларында яңа газ мичләре белән тәэмин ителде.
2017 елда без "РИТЭК" ААҖ ның "Җәмәгать инициативасы" дип аталган социаль һәм мәдәни проектлар конкурсында, авыр тормыш хәлендә калган балаларга ярдәм итү фондының социаль һәм мәдәни проектлар конкурсында катнаштык. 2018 ел бурычларында - барлык санап үтелгән эшләрне дәвам итү тора.
Сорауларны Ольга
Иванова бирде

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев