Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Укытучы һәм Шәхес

27 августта районда иң өлкән педагог Зоя Михайловна Лихачевага 90 яшь тула. Ул Яңа Чишмә авылы «иске совет мәктәбе»нең соңгы вәкиле.

«Тарих сәхифәләрендә» 
- Мин хәзер «гомерең буе имтиханга әзерлән» дигән девиз белән яшим, - диде безне каршы алганда Зоя Михайловна. - Хәзер мин инде Ходайдан үз «чиратымны» гына көтәм. 
Мин дә үз укытучымны таныйм. Ничәмә - ничә еллар узса да, тавышы бөтенләй үзгәрмәгән кебек, йомшак кына дәшсә дә, укытучылар интонациясе аңарда әле дә сакланган. Нинди дә булса сорауга җавап биргәндә кыенлыклар туса, ачуланмый, ә киресенчә, дөрес җавап бирергә булыша һәм шушы дөрес җавап озакка истә кала иде. Зоя Михайловна 40 елдан артык ботаника, зоология, табигать турындагы фәннәрне укытып, укучыларга белем бирде, үзенең бар белгәннәре белән уртаклашты. Әйтик, ике орлык һәм бер орлык өлешле үсемлекләр билгеләре буенча, имезүче, сөйрәлүче һәм җир-су хайваннары класслары һәм кече класслары буенча сорау алганы, ятлаттыруы әле дә минем хәтеремдә. 
Элек эш белән мәшгуль булса, хәзер аның уйланыр нәрсәләре инде башка. Пенсиягә чыккач, Зоя Михайловна үзен тулысынча Ходайга хезмәт итүгә багышлый. 2003 елда ул Николая анакай (матушка Николая) исемен алып, монах булу йоласын үтә. Чиркәү аның рухи сыену урынына әверелә.
 - Преображения Господня бәйрәме нәрсәне аңлата? Ходай Тәгалә  аңа нинди апостолларны алган? Алар күктән нәрсә ишеткәннәр? -  дип сорый Зоя Михайловна оныгы белән аның янына килгән Раиса Лукмановадан (Сырова) һәм минем күз алдымда кабат укытучымның таныш образы барлыкка килә.
Якшәмбе мәктәбе педагогы Раиса Николаевна, күп еллар элек мәктәпне тәмамлаган булса да, үзен кабат укучы итеп хис итә. Ул бераз уйлап торгач, сорауларга бик төгәл итеп җавап бирә. Зоя Михайловнага исә шул гына кирәк тә.
Зоя Михайловна унбиш ел дәвамында якшәмбе мәктәбендә укытканнан соң, хәзер андагы педагогларга имтихан үткәрә.
- Ул безнең өчен җитди укытучы булып тора, кайчакта икелеләр дә куя, - дип сөйли Раиса Николаевна. - Без аның кәефен төшермәскә тырышабыз, ныклап торып өйрәнәбез.
Зоя Михайловна газетада аның турында язма бастыруга баштан ризалашмаган иде, чөнки монастырьда эшләү киң җәмәгатьчелеккә үзеңне таныту белән берничек тә бәйләнми. Әмма Раиса Николаевна «Бу бит сезнең  вәгазегез булып кабул ителәчәк», дигәч кенә аны моңа күндерде. 
- Безнең биредәге тормышыбыз - бер мизгел генә һәм ул яңа, чын тормышка әзер булыр өчен сынау булып тора, - дип башлады сүзен Зоя Михайловна.-  Җирдәге тормыш рәхәтлек тою өчен генә түгел, ә Ходайны өйрәнер өчен бирелгән. Үлем - ул Христос белән очрашу өчен башка бер халәткә күчү генә. Һәм теге дөньяга буш күңел белән түгел, ә байтак кына игелекле эшләр эшләп китәргә кирәк.  
Зоя Михайловна папкадан сары төскә кергән кәгазь кисәген алды. Еллар дәвамында андыйлар күп җыелган, ул кәгазь битләренә акыллы фикерләр язып барган. Алар арасында рус шагыйрләре язган шигырьләрдән өзекләр һәм башка гыйбрәтле әйтемнәр дә бар.
«Ходай бит ул намуслы һәм саф күңелле кешеләрне ярата, - дип дәвам итә сүзен Зоя Михайловна. - Минем әтием Михаил Иванович та шундый иде. Мин аның турындагы истәлекләрне гомер буе күңелем түрендә саклыйм. Әти Беренче Бөтендөнья, гражданнар сугышында катнашкан. Бөек Ватан сугышы башлангач, военкоматка барып «Мин сәламәт һәм сугышырга әзер» дигән. Аны хезмәт армиясенә җибәргәннәр, әмма Ходай ул вакытта да әнием белән безне ярдәменнән ташламады: безнең сыерыбыз, сарыкларыбыз бар иде». 
Кече «гаилә чиркәве» 
Зоя Михайловна үз фатирында яши. Өч ел элек ул инсульт кичергән, ләкин Ходай һәм кешеләр ярдәме белән әкренләп гадәти тормышына кайткан. Хәзергесе вакытта ул өендә йөрергә ярдәм итә торган җайланмалардан файдаланып хәрәкәт итә (аяклары шешә). Кан басымын көйләр өчен дарулар эчә, башка яктан үзен яхшы хис итә.  
Аның янына элеккеге шәкертләре килеп тора. Күптән түгел генә берсе: «Зоя Михайловна, мин тагын бер кат сезнең дәресегезне тыңларга теләр идем! Дөресен генә әйткәндә, сезнең фәнне беркайчан да ныклап өйрәнмәдем. Дәрестә сез сөйләгәннәр бик яхшы истә кала иде», дигән. Яңа Чишмә гыйбадәтханәсенең мәхәллә кешеләре дә укытучының хәлен белеп торалар. Зоя Михайловна аларның барысын да «кече гаилә чиркәве» дип атый. Аның игелекле укучылары арасында Зоя Быкова, Татьяна Пузикова, Валентина Шабаева, Раиса Лукманова, Людмила Попкова һәм аның кызы Ольга, Тамара Березовская, Любовь Сальникова, Татьяна Карасева һәм башкалар да бар.  
- Без аны ялгыз калдырмас өчен көн саен чиратлашып киләбез, - ди Раиса Николаевна. 
Хатын-кызлар аңа ярдәм итеп көн саен кибеткә йөриләр, фатирын җыештыралар, юалар, ашарга пешерәләр һ.б. Элекке укучысы Лидия Плотникова үзенең икетуганы Ольга һәм аның ире Лев белән айга бер тапкыр Зоя Михайловнаны чиркәүгә алып барыр өчен Чистайдан Яңа Чишмәгә махсус киләләр. «Лев аны машинага кадәр һәрвакыт күтәреп алып бара, - дип сөйли Раиса Николаевна. - Кемгә генә әйтмә, шөкер, барысы да ярдәм итәргә әзер». 
Зоя Михайловнага ярдәм итәргә теләүчеләр, аның турында кайгыртучылар, аның өчен борчылып торучылар байтак. Әңгәмә вакытында да ул берничә тапкыр шалтыратулар кабул итте: игелекле танышлары, Казан епархиясеннән дус хатыны аның хәлен белештеләр.  
Аның янына бер мәче дә килә: ул тәмле нәрсә белән сыйланачагын белә. Зоя Михайловна һәрвакыт хайваннарны яратты, ә аяклары авыртмаганда, ишегалдындагы мәчеләрне ашатып торды. 
Ходайга юлны аңа икетуганнары - руханилар Никон һәм Гермоген атакайлар ачкан. Икесе дә Санкт-Петербургтагы гыйбадәтханәләрнең башлыклары булган. Зоя Михайловнаның руханилары буларак, алар аңа православие дине турында күп белем биргәннәр. Берникадәр вакыт ул Санкт-Петербургның Иоанн Кронштадский монастыренда  Никон атакай янында яшәгән,  анда аның рухи дөньясы яңарыш кичергән, ул изгеләр тормышын җентекләп өйрәнгән. 
1999 елда абыйсы ярдәме белән Санкт-Петербургта медицина профессоры аның күзенә операция ясый.  «Миңа яңа күзләр ясадылар», ди Зоя Михайловна, сөенеп. Хәзер ул күзлексез дини китапларны, «Вера» журналын һәм район газетасын бик яратып укый. 
Иоанн Кронштадский монастыренда ул андагы хезмәткәрләр: апалы-сеңелле Светлана һәм Марина белән дуслаша. Алар аңа әле дә күчтәнәчләр, дини әдәбият, шул исәптән якшәмбе мәктәбе өчен посылкалар җибәрәләр.
Укыткан еллары
- Ә мин бит мәктәптә «икеле капчыгы» идем, - ди Зоя Михайловна. -Фәкать соңрак кына минем мөмкинлекләрем Бөгелмә укытучылар институтында ачылды. Ә Казан педагогия институтында химияне «5»легә тапшыргач, укытучы: «Сезнең урта мәктәптә укытырга тулы хокукыгыз бар», - диде. Менә шулай, Ходайның рәхмәте белән мин укытучы булдым.  
- Зоя Михайловна мәктәптә дә юмор хисле булды. Ул һәрвакыт әйтер сүзне таба белә иде. Күптән түгел чиркәү янында аны элекке укучысы очраткан һәм кочаклап та алган, - дип сөйли Раиса Николаевна. - Һәм кинәт кенә: «Зоя Михайловна, ә сезгә хәзер ничә яшь?», - дип сорап куйган.  «Һәр елны төрлечә була инде», - дип елмаеп җавап биргән ул. 
- Без мәктәптә дус идек, безнең барысы да яхшы иде - дип искә ала укытучылык елларын Зоя Михайловна.  - Пенсиядә булып та 118 нче Һөнәр училищесында эшләдем: 60 яшемне дә шунда билгеләп үттем. Коллегаларым Лидия Михайловна Наумованы, Ринат Талип улы Шакировны һәм башкаларны әле дә искә алам. Инде лаеклы ялга бөтенләйгә киткәч, балаларга мәхәббәт һәм педагогик сәләтемне якшәмбе мәктәбендә тәрбияләнүчеләргә багышладым, чөнки балаларны тәрбияләү һәм өйрәтү - тормышымның мәгънәсе. 
Зоя Михайловнаның, укытучы буларак, укыту принциплары хакында фикерләр Һөнәр училищесы турындагы китапта яхшы язылган.
«Сезнең кебек укытучы булырга телим!», дип язалар еш кына училищены тәмамлаучылар укытучы Зоя Михайловна Лихачевага. Бу укытучының уңышларга ирешү сәбәпләренең берсе - иҗади, уйлап эш итүчән, тырыш булуы. Аны укучылар бик ярата, әти-әниләр һәм укытучылары - хезмәттәшләре хөрмәт итә. «Күңел җылысын балаларга биргән кеше - чын укытучы», - диләр алар.
Зоя Михайловнаның дәресләре интенсив, логик фикерләп җылы атмосферада үтүе белән аерылып торды. Ул иң нәтиҗәле укыту ысулларын эзләде. Барлык укучыларга тирәнтен һәм ныклы белем бирү - менә аның девизы. 
Һәр тәрбияләнүченең шәхесенә һәм эчке дөньясына кереп, ул һәркайсының рухи үзгәрүенә ярдәм итә алырлык юллар табарга тырыша. Әмма «үсеп» җитүче кешене аңлар өчен, аны ярату гына аз, укучының психологиясен һәм яшь үзенчәлекләрен дә белергә кирәк.
Аның ышанычлы, тыныч тонда булуы, уңай карашы, елмаюы, йомшак кына башын июе - боларның барысы да  үз ролен уйнады, тыңлаучыларны укытучы белән бер дулкында булырга мәҗбүр итте. Аның дәресләрендә  моңсуланып утыручылар,  игътибарсыз укучылар юк иде, чөнки аның дәресләре укучыларга үзләрен эзләнүчеләр итеп хис итәргә мөмкинлек бирде. 
Укуда максатчанлык, мавыгу, җаваплылыкның югары дәрәҗәсе, таләпчәнлек һәм, бер үк вакытта, теләсә кайсы минутта ярдәмгә килергә әзер булу - болар барысы да Зоя Михайловна - зур хәрефләр белән язарлык Укытучы хакында..
Эштәге казанышлары өчен ул берничә тапкыр бүләкләнгән, «Хезмәт ветераны» исеменә ия, республика мәгариф министрлыгының «Мәгарифтәге казанышлары өчен» күкрәк билгесе дә бар. Ләкин Зоя Михайловна өчен иң югары бүләк - аның шәкертләре тарафыннан танылуы». 
- Чыннан да, бу Укытучы гына түгел, ул Шәхес. Аның игелекле эшләре хәзер үзенә меңе белән кире кайта. Аның яхшылыгын, ярдәмчеллеген онытмыйлар, ул искиткеч кеше, - дип сөйли аның турында элеккеге хезмәттәше.
«Әгәр йөрәктә очкын булмаса, ут кабынмый. Мин яхшы тормышта гомер иттем. Ә 90 яшькә җитүем - бу минем казанышым түгел, ә Ходай биргән гомерем», - ди Зоя Михайловна язмабыз ахырында үз фикерләрен төгәлләп.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев