Укытучымны хөрмәтләп
Укытучы һәм остаз елында укытучыларга бик күп матур сүзләр әйтелә. Әмма һәркемнең дә шәхес буларак үзләрен формалаштыруда зур роль уйнаган, күңел түренә кереп калган остазы, яраткан укытучысы бар.
«Яраткан укытучы — кем ул? Бу — күңелдә якты хатирәләр калдырган кешеләрнең берсе. Минем өчен бу — рус теле һәм әдәбияты укытучысы Ильин Владимир Александрович», — дип яза редакциягә «Золотой ключик» балалар бакчасы мөдире Любовь Михеева.
Владимир Александрович Ленино авылында туып үскән. Мәктәптән соң Алабуга педагогия институтының филология факультетын тәмамлаган. Студент чагында ул каникул саен балалар лагерьларында пионервожатый булып эшләгән.
-Яшь белгеч үзенең хезмәт юлын өч ел Зирекле мәктәбендә үз фәнен укытудан башлаган, ә аннары Чистай районының Красный Яр авылында мәктәп директоры итеп билгеләнгән.
Аның биредә директор булып эшләгән елларында әлеге мәктәптә Свердловец, Буденовец, Каратаевка һәм Красный яр авылларыннан килгән балалар укыган. Укучылар саны 180нән алып 200 кешегә кадәр җиткән.
Владимир Александрович безгә рус телен һәм әдәбиятын, ә аның хатыны Нина Степановна музыканы укыттылар. Алар һәм башка укытучыларыбыз безнең өчен остазлар, тәрбиячеләр, хәтта дуслар да булдылар, чөнки кайчак мәктәп безнең өчен икенче өйгә әверелде — биредә дәресләрдән соң да зур тәрбия эше алып барылды.
Кышын һәр якшәмбедә алар безнең өчен спорт ярышлары — чаңгы узышлары, хоккей турнирлары оештыра иделәр. Без үзешчән сәнгатьтә актив катнаштык, Нина Степановна җитәкчелегендә үзебезгә-үзебез костюмнар тектек. Без укытучыларыбыз белән бергә дәресләрдән соң да, кичкә кадәр диярлек, төрле эшләр белән мәшгуль идек. Әмма ни генә булса да, алар дәресләргә әзерләнергә, дәфтәрләрне тикшерергә вакыт тапканнар бит һәм еллар узган саен, бу мине кабат уйландыра һәм гаҗәпләндерә.
Владимир Александрович безне китапларны яратып укырга һәм туган рус телебезне хөрмәт итәргә өйрәтте, ул әлеге мөһим һәм кирәкле фәннәргә чын мәгънәдә кызыксыну уятты.
Укытучыбыз — үз эшенең остасы, талантлы педагог, үз эшен һәрвакыт намус белән башкарды, укучыларына нык белем бирергә тырышты. Бик тә җитди һәм таләпчән, әмма шул ук вакытта гадел дә булды. Аның дәресләре дисциплина, укучыларның иң четерекле мәсьәләләр өстендә тырышып эшләүләре белән аерылып торды. Ул үз фәннәрен тирәнтен укытты, һәр укучыга яхшы белем бирү өстендә эшләде һәм бездән дә тырышлык таләп итте.
Владимир Александрович һәр укучының характерын, индивидуаль мөмкинлекләрен һәм үзенчәлекләрен сиземләү осталыгына ия булган шәхес. Ул безгә тәкъдим иткән материалларны истә калдырырга, анализларга, бер-береңне тыңларга һәм үз фикерләрең белән уртаклашырга, хата ясаудан курыкмаска, куелган максатларга һичшиксез ирешергә өйрәтте. Аның дәресләре һәммәбезгә дә кызык булды, байтак белем бирде.
Владимир Александровичның хатыны Нина Степановна безне, сәнгать эшчәнлегендә актив катнашкан кызларны, еш кына өенә кунакка чакыра иде, без нәкъ менә аларда беренче тапкыр скрипка һәм фортепиано тавышын ишеттек. Мин үземне пионерларга кабул итү көнен искә алам. Без пионер антын ятладык һәм горурлык белән пионер галстугын тактык. Ел саен учак янында җыелып, җырлар җырлап, уйнап-көлеп Пионерлар көнен билгеләп үтә идек.
Владимир Александрович берничә ел элек хатыны белән үзенең туган авылына яшәргә кайткан. Ул үзе педагоглар династиясеннән. Аның әтисе Александр Фокич (1921 елгы) сугыш башлангач фронтка китә һәм 1942 елда Сталинград сугышында авыр яралана. Бер ел госпитальдә дәваланганнан соң ул туган авылына кайта.
1944 елның октябреннән алып, 1946 елның июленә кадәр ул ВЛКСМның беренче секретаре булып эшли, ә аннары аны, сугыш инвалиды буларак, укытучы итеп Ленинога күчерәләр һәм мәктәп директоры итеп билгелиләр. Мәктәпне ул лаеклы ялга чыкканчыга кадәр җитәкли. Владимир Александровичның әнисе Анна Григорьевна авылда сатучы булып эшләгән.
Моннан күп еллар элек авыл мәктәбендә Владимир Александровичның бабасы Фока Ильич Ильин да укыткан, ул гражданнар сугышында катнашкан, ВКП(б) әгъзасы булган, моңа кадәр Казан укытучылар семинариясен уңышлы тәмамлаган. 1922-24 елларда аның кызы Феодосия Фокеевна Ильина Ленинодагы уку йортының (изба-читальня) беренче мөдире булган.
Владимир Александровичның әнисе ягыннан бабасы — Григорий Степанович Кондеев Яңа Чишмәдә Чапаев исемендәге колхозны җитәкләгән. Аның 5 улы һәм кызлары булган, әти кеше барысын да лаеклы кешеләр итеп тәрбияләгән — алар халык арасында хөрмәткә ия булганнар һәм ул хәзер дә шулай. Кызларының берсе, Владимир Александровичның туганы — Елизавета Григорьевна мәктәп директоры һәм байтак еллар завуч булып хезмәт куйган. Укытучыбызның тагын бер туганы Ильин Леонид Фокич Рус Волчья Бистәсендәге мәктәпне җитәкләгән.
45 ел үткәч укытучым белән очрашканнан соң, аның 76 яшендә дә феноменаль хәтергә ия булуын билгеләп үтәсем килә. Ул үзенең укучыларын гына түгел, ә аларның әти-әниләрен һәм, хәтта авылларда алар яшәгән йортларның урнашу урынын да хәтерли. Аның эшләү дәверендә педагогларның үз укучылары өйләренә килеп йөрү мәҗбүри булган.
Владимир Александрович шулай ук безнең инша язганыбызны, шигырьләр укуыбызны да хәтерли, ә бу үз чиратында безнең мәктәпнең укытучыбыз күңелендә җылы эз калдыруын искәртә. Ул шушы авылларда яшәүчеләрне дә бик җылы итеп искә ала.
Мин үземнең тормышымда якты хатирәләр калдырган барлык укытучыларыма, остазларыма рәхмәтлемен, аларга чын күңелемнән нык сәламәтлек һәм озын гомер телим.
Көн саен, дәресне башлап җибәргәндә, педагог, бөек укытучылар кебек үк, Синай тавына «менеп», искиткеч сәяхәт кылырга һәм укучыларына үзе белгәннәрнең барысын да җиткерергә тиеш. Кайвакыт икмәк пешереп ач кешене ашату, аны ризык табарга өйрәтүдән күпкә җиңелрәк. Моның өчен бик күп тырышлык һәм үҗәтлек кирәк. Минем укытучым Владимир Александрович та, һичшиксез, нәкъ шундый кешеләр арасыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев