Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Үләннән курчак ясау буенча мастер - класс

Петропавел АМЙ белгечләре «Мәдәният — мәктәп укучысы өчен» Бөтенроссия акциясе кысаларында балалар өчен «Үләннән ясалган курчак» дигән мастер-класс оештырганнар һәм үткәргәннәр.

Троица православие бәйрәме Пасха бәйрәменнән соң 50 көн үтүгә билгеләп үтелә. Православие динен тотучылар бу бәйрәм белән бәйле байтак кына йолаларны беләләр. 

Шуларның берсе - кыз-балалар һәм яшь кызлар тарафыннан үләннән һәм тукымадан «Стрегушка» курчагын ясау. Курчакларны кош яки хатын-кыз образында ясап булган. Теләк теләгәннән соң әзер курчакны җиргә күмгәннәр яки каен яфракларында яшергәннәр. Бер атнадан соң яшергән җирдән курчакның сакланышын тикшереп караганнар, әгәр дә ул юкка чыкмаган икән, димәк теләкләр чынга ашачак, дигән сүз. 

Петропавел АМЙ белгечләре «Мәдәният - мәктәп укучысы өчен» Бөтенроссия акциясе кысаларында балалар өчен «Үләннән ясалган курчак» дигән мастер-класс оештырганнар һәм үткәргәннәр. 

Безнең ата-бабаларыбызның ниләр белән уйнаганнарын күз алдына китерер өчен, бары тик аяк астындагы экологик чиста материалны - үләнне алып, аннан иң киң таралган балалар курчагын -«Стрегушка»ны ясарга кирәк. Балалар уенчыкларны бик тырышып ясаганнар, курчаклар исә бу кояшлы җәйге көннең үзенчәлекле истәлеге булып калачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев