Үлемсез полк онлайн: Яңа Чишмә районы
-
Советлар Союзы Герое Савельев Федор Петрович
Минем абыем 1916 елның 25 декабрендә Петропавел Бистәсендә крестьян гаиләсендә туган, дип яза Федор Петрович Савельев турында аның Петропавел Бистәсендә яшәүче туганы Мария Соколова. Мин 1941 елда туганмын - әтием һәм Федор абыйның фронтка ничек китүләрен бары тик әнием һәм әбием сөйләгәннәрдән генә беләм. Әти берничә тапкыр яраланып сугыштан аяксыз кайта, ә 1947 елда яралану нәтиҗәләреннән вафат була. Каенатам Иван Николаевич Соколов фронттан бер күзсез кайткан.
Федор абый һәм әти 1941 елның июленнән үк фронтның алгы сызыгында сугышканнар.
1944 елның июленнән Федор абый капитан званиесендә 3 нче Белоруссия фронты 5 нче армиясенең 696 нчы истребитель-танкка каршы артиллерия полкы батареясы белән командалык иткән. 1944 елның 16 июлендә Федор Петрович батареясы беренчеләрдән булып Неман елгасы янына чыгып, 2 артиллерия коралын, 5 пулеметны, 3 снайперны һәм дошман ротасын юк иткән. Бу төп көчләргә Неман аша чыгарга һәм плацдармны югалтуларсыз диярлек яулап алырга мөмкинлек биргән. Сугышта ике тапкыр яраланган, шуларның берсе Җиңүгә бер көн калганда була.
СССР Югары Советы Президиумының 1945 елның 24 мартындагы Указы нигезендә «немец илбасарлары белән көрәш фронтында командованиенең хәрби биремнәрен үрнәк итеп үтәгәне һәм шул вакытта күрсәткән батырлыклары өчен» капитан Савельев Федор Петрович Советлар Союзы Герое исеменә лаек була. Сугыш елларында I дәрәҗә Ватан сугышы Ордены, Кызыл Йолдыз ордены, медальләр белән бүләкләнә.
Казанда яшәгән һәм эшләгән. 1970 елның 19 ноябрендә вафат була. Казан шәһәренең Арча зиратында җирләнгән.
2019 елда Федор Савельевка «Алар җиңү белән кайттылар» дигән Яңа Чишмә паркында Герой бюсты куелды.
#МойГеройМоясемья
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев