Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Үлемсез полк онлайн: Яңа Чишмә районы

-

Вәлиуллин Сибгатулла Вәлиулла улы

Реклама


Ул 1898 елда Тат.Волчья авылында авыл старостасы гаиләсендә туган, дип яза аның оныгы, Акбүре музее директоры Вәсил Вәлиуллин.
 Бабам Кызыл Армиягә 1941 елның 1 гыйнварыннан алынган. Суслонгерда исән калган*. Сталинград янында 62 нче армия 811 нче дивизия, 811 нче укчы полкы составында сугыша. 82 мм-лы миномет расчеты командиры. Контузияләнгән һәм яраланган. Балтыйк буенда, Германиядә, укчылар полкында һәм Смерш гаскәрләрендә сугышкан.
III дәрәҗә Дан ордены, «Батырлык өчен» медале белән бүләкләнгән. Фронтта аның 18 яшьлек улы Шакирҗан һәлак булган. 1944 елда тылда хатыны да вафат була. Туган авылында эшләгән, авыл мулласы булган. 1979 елда бакыйлыкка күчте.
*Бөек Ватан сугышы вакытында Суслонгер өйрәнүләр лагеры, азык-төлекләрне сатып таратучы җинаятьчел, үз эшләренә ваемсыз караган җитәкчеләре белән билгеле булган, шуның нәтиҗәсендә лагерьда өйрәнү шартлары бик авыр, ачлыктан үлгән курсантлар да булган.
#МойГеройМоясемья

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев