Реклама
Җәмгыять
Үлемсез полк онлайн: Яңа Чишмә районы
-
Рамазанов Габбас Исмәгыйль улы
Минем бабам Рамазанов Габбас Исмәгыйль улы 1925 елның 8 октябрендә Яңа Чишмә районының Тат.Волчья авылында туган. 1943 елда фронтка китә. Фронтта снайпер вазыйфасында фашистлар, ә аннан соң японнар белән сугыша. Сугыштан 1947 елда байтак кына медальләр белән кайта: «Батырлык өчен», «Германияне җиңгән өчен», «Японияне җиңгән өчен». Өйгә кайткач, туган совхозында рәис булып эшли. 1981 елның 6 октябрендә авырудан соң вафат була. Мин бабам белән горурланам, чөнки ул һәм аның сугышчан иптәшләре безгә үзләрен аямыйча көрәшеп, тынычлык бүләк иттеләр.
#МойГеройМоясемья
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев