Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Үлемсез полк онлайн: Яңа Чишмә районы

-

Дунаев Сергей Николаевич 


 Әтием 1921 елның 27 сентябрендә Яңа Иванаево авылында туган һәм күп балалы гаиләдә өлкән бала булган, дип яза әтисе турында Евгений Сергеевич Дунаев.
1939 елның сентябреннән Кызыл Армиядә - Байкал аръягында хезмәт иткән. 1943 елдан фронтта. Сугышны 1945 елның 9 маенда Прагада Рыбалко танк армиясе составында тәмамлый. Аннан соң аларның часте Япония белән сугышка җибәрелгән. Сугышчан хәрәкәтләрдә катнашканы өчен Кызыл Йолдыз һәм 2 нче дәрәҗә Ватан сугышы орденнары, «Батырлык өчен» һәм «Сугышчан батырлыгы өчен», «Венаны алган өчен», «Праганы азат иткән өчен», «Германияне җиңгән өчен», «Японияне җиңгән өчен» медальләре белән бүләкләнә. 1946 елның гыйнварында демобилизацияләнә. 
Сугышка кадәр 1937 елдан алып әти Яңа Чишмә урта мәктәбендә (гимназиядә) тарих укытучысы булып эшли. Педагогик эшчәнлеген 1946 елның ноябреннән дәвам итә  һәм төрле елларда Петропавел, Чабаксар, Черемухово, Яңа Чишмә (гимназия), Красный Октябрь мәктәпләрен җитәкли. Гомумән алганда, 14 ел директор булып хезмәт куя. Гомуми укыту стажы 40 елдан артык. 1948 елдан 1952 елга кадәр Яңа Чишмәдә КПСС район комитетында эшли. 1975 елның августыннан, 1981 елда пенсиягә чыкканчыга кадәр, Чистайда беренче номерлы ШРМда укытучы һәм завуч була. 1973 елда әтигә «ТАССРның атказанган укытучысы» исеме бирелде. Хезмәт эшчәнлеге чорында «Почет Билгесе» ордены, «Хезмәт батырлыгы өчен» медале һәм күпсанлы грамоталар белән бүләкләнде. 2002 елның 10 февралендә вафат булды.
#МойГеройМоясемья

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев