Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Үлемсез полк онлайн: Яңа Чишмә районы

-

Николай Иванович Демидов

Минем абыем 1922 елда Түбән Никиткино авылында (хәзерге Ленино авылы) туган һәм крестьян гаиләсендә үскән, дип яза Николай Иванович турында аның туганы Алексей Дмитриевич Демидов.

Николай Демидов башлангыч мәктәпне тәмамлый, «Рассвет» колхозында эшли.

Сугышның беренче көннәрендә фронтка аның әтисе Демидов Иван Максимович китә, ә 1941 елның декабрендә Николайны да сугышка алалар.

Аңа 2 нче Балтыйк буе фронты 171 нче укчы дивизиясенең 387 нче артиллерия полкының хәрби частендә элемтәче булып хезмәт итәргә туры килә.

Дивизия беренче кат 1942 елның 7 маенда Төньяк-Көнбатыш фронтының 34 нче армиясе составында, Кириловщина авылы янында Демянск районында 16 нчы немец армиясе гаскәрләре белән, шул исәптән СС дивизиясенең «Мертвая голова» подразделениесе белән сугыша.

1944 елның 28 февраленнән 3 мартына кадәр 174.6 биеклеге өчен барган сугышларда Николай Демидов дивизионның ут позицияләре һәм дивизия командирының күзәтү пункты арасында өзлексез элемтәне тәэмин иткән. Шушы вакыт эчендә ул 32 тапкыр өзелгән телефон элемтәсен төзекләндергән.  Элемтә дошман контратакага күчәргә тырышкан вакытта - 29 февральдә дә өзелә. Николай Иванович дошман уты астында аны төзекләндергән һәм дивизион артиллериясенә дошманның контратакасын вакытында  туктатырга мөмкинлек биргән, моның өчен аны «Батырлык өчен» медале белән бүләкләгәннәр.

#МойГеройМоясемья

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев