Уналты яшеннән — хәрби заводта
Чертуш авылында яшәүче Шәйхетдинова Миннефигаль әбигә гыйнвар аенда 97 яшь тулган
Үсмер чактан якыннарыннан аерылган
Уналты яшеннән Казанның хәрби заводында хезмәт юлын башлый ул. Өч класс белемле кызны ФЗӨга җибәрәләр. Белемен кәгазьдә җиде класс дип күрсәтәләр.
— Укый алмадым шул. Шахмайга барып укырга кием булмады, — ди Миннефигаль әби. — Әти сугыш алдыннан гына үлеп китте, әни дүрт кыз бала белән ялгыз калды. Икешәр ат белән җир сукалый иде. Хәзер уйласам да куркып китәм, бигрәк авыр заманнар булган.
1944 елның көзендә уналтысы да тулмаган кыз Казанга килә. Аның белән Шахмай белән Чертуштан килгән егет-кызлар сагынуга түзә алмыйча качып кайта. Фигаль (әбине авылда шулай атыйлар) дә аларга ияреп кайтырга чыккан була, тимер юл станциясенә кадәр килеп җиткәч, әллә куркып, әллә нигә (әби үзе тәкъдирдер ди) кире уйлый. Тулай торакка кайта да үксеп-үксеп елый башлый: ни тел белми, ни бер танышы юк, якташларыннан да аерылып калды.
— Тәрбияче Ирина Ивановна «ник елыйсың», ди, мин кул гына селким, аңлатырлык русчам юк. Аннары рус телен чамалаган татар кызларын алып килделәр дә тәрҗемә иттерделәр, тынычландырдылар. Шуннан калдым инде, ул кызлар белән аралашып киттем.
Русча бөтенләй белмәгән кызга ФЗӨда уку бер дә җиңел бирелми. Үҗәтләнеп, азапланып укый ул.
— Андагы ачлык, андагы ялангачлык — сөйләп бетерерлек түгел. Заводка практикага чабата киеп йөри идек, туңып үләрлек салкын иде.
Укытучыларыбыз безне жәлли, без туңабыз, алар нишләтергә дә белмиләр. Аллаһы тәгаләм мәче баласына да күрсәтмәсен андый хәлләрне. Ачыгу белән салкынына да түзәсең, сагынуга түзәрлек түгел иде, япа-ялгыз чит-ят җирдә бит.
ФЗӨда чагында санитарка булырга да укыталар аларны. «Сугыш туктамаган булса, без дә китәсе идек сугышка», — ди үзе.
700 грамм ипигә, 500 грамм иткә талон бирәләр. ФЗӨда ипине тәртип белән бирәләр: иртә белән кич — 200әр грамм, көндез — 300 грамм. Ә заводка күчкәч, талонга алынган ипине кичкә кадәр һәрвакыт җиткерә дә алмыйлар. Чеметем-чеметем каба торгач, бетә дә куя ул, кичләрен ачыгырга туры килә. Авылдагы туганнарына да ярдәм итәргә тырыша: аларның хәлләре тагын да авыррак икәнен яхшы белә бит.
Фигаль әби ул елларны бик яхшы хәтерли. Туксан сигезенче яшь белән барса да, хәтере әйбәт. Дөрес, соңгы елда күзе начаррак күрә башлаган, колагы да ишетеп бетерми. Минем күзлекле булуымны күргәч:
-Син мода ясап кидеңме әллә? Моданы аны Аллаһы тәгалә картайгач ясый икән, — дип көлдереп тә алды.
Сугыш беткән көн
Сугыш беткән көн бүгенгедәй исендә. Бөтен халык урамга чыга, кемнәрдер тәрәзәләрдән башларын тыккан. Кемдер елый, кемдер җырлый, кемнәрдер гармуннар алып урамдагыларны биетә-җырлата. Бөтен транспорт туктап калган. Иптәш кызы белән урамдагы халык ташкынына кушылып йөргән Фигальне бер фотограф фотога да төшереп китә. 1945 елның 9 маенда төшкән ул фотоны әле дә кадерләп саклый ул. Анда — шарлар, чәчәкләр тоткан көләч йөзле балалар, шатлыклары эчләренә сыймаган олылар. Барысы да Җиңү белән бергә җиңелрәк тормыш киләсенә ышана.
-Сугыш беткәнгә бер сөенсәк, безне өйгә кайтарачаклар хәзер дип икенче сөенәбез инде. Ә безгә «мобилизацияләнгән кешеләр тагын ун ел эшләячәк» дип әйттеләр.
Социалистик хезмәт алдынгысы
Шулай итеп, башта ун ел, аннары 32 ел үтә дә китә. Кырык биш яшендә пенсиягә чыга. Яхшы эшләгән, социалистик хезмәт ударнигы булган Фигаль Шәмсетдинованы заводтан җибәрәселәре килми, синтетик каучук заводында каландровщик булып тагын дүрт ел эшли әле ул. Күп тапкырлар Мактау грамоталары белән бүләкләнә, ял йортларына җибәрелә. Фотоальбомында Сухуми, Ереван, Пятигорск һәм башка шәһәрләрдә төшкән фотолар саклана. Өчәр сменалы заводта өч сменада да эшли ул; һәрвакыт хезмәт алдынгысы була.
Эш араларында төрле мәдәни чараларга да йөрергә тырыша. Халык шагыйре Роберт Миңнуллин, Татарстанның атказанган артисты Зөһрә Сәхәбиева, композитор Марс Макаров белән 1982 елда очрашуда төшкән фото да кадерле бер истәлек булып саклана.
Гаилә корырга насыйп булмый. «Тәкъдиреңә язган булса, бәхетеңне дә, парыңны да үзе көйли, миңа шулай язган булгандыр инде, алай төшеп калганнардан түгел идем үзе», — ди ул. Бүгенге көндә сеңелесе Рәхимәнең килене Галия Хәлиуллина карап тора аны. Әби ялгызы гына яши, ләкин көндә килеп хәлен белешә, ашарына пешереп китерә, керләрен юып, өен җыештырып китә ул.
Апа-сеңелләренең башка туганнары да ялгызын гына калдырмыйлар. Өйдә бөтен уңайлыклар бар, хәтта әбигә тотынып йөрергә җайлырак булсын дип, ишекләргә өстәмә тоткычлар да ясалган. Аралашудан кала, бөтен нәрсәсе җитеш аның. Сөйләшергә яратучы әбигә сөйләшергә иптәш кенә кирәк. Шуңа иптәшкә телевизорым бар, дип тә сөенә.
— Алланың биргәненә шөкер итеп яшим. Инде пенсиягә чыкканыма да ярты гасыр була бит.
Туган авыл җылысы
Уналтыда авылдан чыгып киткән кыз илле яшьләрендә Чертушка кайтып төпләнә. Әнисе авырып китә, аны карап, 91 яшендә соңгы юлга озаталар. Казанда чакта әнисенә йорт салырга да ярдәм иткән була. Шул йортта үземә дә яшәргә туры килде менә, ди хәзер.
Авылга кайткач, күпләп каз, сарык асрый, бакча үстерә. Хәзер инде мал-туар асрамый, әлбәттә. Бакчаны да үзе карамый. Соңгы елларда рәт бетебрәк китте, ди. Нигә миңа шулкадәр озын гомер биргәндер Ходай, дип уфтанып та куя. Инде апа-сеңелләренннән берүзе калган.
— Фигаль әби бик тырыш, уңган, яхшы күңелле кеше ул, — ди аны күп еллар карап торучы Галия. — Әле узган ел да бакчада чөгендер-кишер яфраклары кисеп, булышып утырды безгә. Зиһене ачык, үз-үзен йөртеп тора. Егылып, аяк-кулларын сындырып ике айлап яткан иде, ул вакытта үзебезгә алып кайтып карадык.
Социаль хезмәтләр аша карыймы дип уйласам, юк икән. «Мине ташлама инде» дигән булган аңа Фигаль әби бер тапкыр, ни дисәң дә, яшь барган саен дәрт-дәрман да, саулык та арта тормый бит. Һәм менә ничә еллар әбине ялгыз калдырмыйлар; туганнарча якын итеп тәрбиялиләр.
Белүебезчә, туганнарны хөрмәт итү, игелек кылу ул — динебез таләбе, барча мөселманның өстендәге бурычы да. Минфигаль әби Шәйхетдинованың язмышына шөкерана булып яшәвендә туганнарының ярдәмчел, шәфкатьле булуы да зур урын тотадыр, мөгаен.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев